Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Новосибирскида 200 кеше утырган самолет двигателенә ут капкан

Мондый самолетлар 6500 км ераклыкка оча ала. Шуңа күрә аларны алты сәгатьтән тә озаграк дәвам иткән рейсларга куялар.

news_top_970_100
Новосибирскида 200 кеше утырган самолет двигателенә ут капкан

Новосибирск шәһәренең Толмачево аэропортында кичә кичке тугыз тирәсендә очып китә башлаган самолет двигателенә ут капкан. Бортта 200ләп кеше утырган булган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

А321 самолетының бер двигателе беренче тапкырдан гына эшләп китми. Кабат җибәрә башлагач, ягулыкка ут каба. Пилот двигательне туктата. Экипаж тиз арада янгын сүндерү системасын эшләтеп җибәрә. Янгынны сүндереп өлгерәләр.

Бу самолет Вьетнамның Камрань курортына очарга тиеш була. Рейс пассажирларын кунакханәгә урнаштыралар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, бүген Мәскәү вакыты буенча 8.30 сәгатьтә бу кешеләр башка самолетка утырып Вьетнамга киткән.

Новосибирск Транспорт прокуратурасы тикшерү башлаган.

VQ-BGR номерлы самолет 2018 елда ясалган, беренче рейсын 18 декабрьдә башкарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100