Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Талашкач, ире таксидан төшереп калдырган хатын һәлак булган

Узып баручы машина трассада торган хатынны бәрдереп киткән.

news_top_970_100
Талашкач, ире таксидан төшереп калдырган хатын һәлак булган
https://pixabay.com/

Уралда бер хатынны ире таксидан төшереп калдырган. Шуннан соң хатынны башка машина бәрдереп киткән һәм ул һәлак булган. Бу турыда Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИга сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Невьянск — Реж — Артемовский — Килачевское трассасында була. Ир белән хатын таксида бара. Алар талаша башлый. Шуннан соң 38 яшьлек хатынны трассада юлга төшереп калдыралар. Такси 100 метр ераклыкка киткәч, артта тагын бер машина туктаганын арткы көзгедән күреп ала.

Таксида утырган ир-ат һәм йөртүче кеше бу хатын попутка туктаткан дип уйлый. Такси шул машина янына кире әйләнеп килә. Ләкин бу машина хатынны бәрдергән булып чыга. Ашыгыч ярдәм килгәнче, хатын вафат була.

ЮХИДИ хезмәте исәрткәнчә, трассада булганда, җәяүлеләр яктылык кайтаргыч элементлары булган кием кияргә тиеш. Бу очракта машина астына эләгү куркыныч 6,5 тапкыр кими, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100