Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда коточкыч фаҗига: җылыту батареясына орынган ир-атны һәм хатын-кызны ток сугып үтергән

Ярдәм итәр өчен килеп җиткән күрше хатынны да ток суга.

news_top_970_100
Татарстанда коточкыч фаҗига: җылыту батареясына орынган ир-атны һәм хатын-кызны ток сугып үтергән

Чистайның Академик Королев урамындагы йортның бер фатирында 29 яшьлек ир-ат һәм 34 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Алар электр тогы сугып үлгән дип фаразлана. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат ванна бүлмәсендәге җылыту батареясына кулы белән орынган һәм аны ток суккан. Егылганда ул сөлге киптергечне тартып төшергән. Ир-атның тавышын ишетеп, хатыны ярдәмгә күршесен чакыра. Күрше хатын ир-атка орына һәм аны да ток сугып үтерә.

Шулай итеп бу ике кеше урында ук һәлак булган.

Тикшерүчеләр фатирны караганда, биредә ремонт баруын күргән. Кайсыбер урыннарда электр үткәргеч чыбыклар ачык торган.

Хәзерге вакытта мәетләрне экспертизага озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100