Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баш мие селкенгән, борыны имгәнгән»: 15 яшьлек малай укытучыны кыйнап ташлаган

«Наушникларны сал», дигән өчен, 15 яшьлек малай 60 яшьлек укытучыны имгәткәнче кыйнаган.

news_top_970_100
«Баш мие селкенгән, борыны имгәнгән»: 15 яшьлек малай укытучыны кыйнап ташлаган
pixabay.com/

Мәскәүдә 113 номерлы мәктәптә физика укытучы булып эшләүче хатынны укучы малай кыйнаган. Ирина Лукьянова хәзер хастаханәдә дәвалана. Бу вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Ирина Лукьянова белән бу укучы арасында моңа кадәр дә җәнҗаллар булуы ачыкланган. Хәзер мәктәп директоры эшеннән киткән.

Укытучы балага кисәтү ясый, колагыннан наушникларны алырга куша. Бала баш тарта, шуннан соң укытучы наушникны үзе салдырмакчы була. 15 яшьлек малай 60 яшьлек укытучының битенә ике тапкыр суга. Аннары башка балалар бу сугышны туктатмакчы була. Балалар сүзләренчә, мәктәп сакчысы ярдәм итүдән баш тарта, җитәкчелек тә кысылмый.

Сыйныфташлар сөйләгәнчә, малай наушникны салудан баш тарткач, укытучы килгән һәм тартып алган. Ә малай башта укытучыны кыйнаган, аннары үзенең кулын стакан белән кискән, укытучының борынын имгәткән.

«Аның анасы да төрмәдә, ул әтисе һәм әбисе белән яши. Алар барысы да эчә», — дип сөйли балалар.

Малайның балигъ булмаган балалар эше буенча инспекциядә хисапта торуы билгеле, аның белән психиатрлар шөгыльләнгәнме — билгесез.

Күршесе сүзләренчә, малай мәктәп түбәсенә чыгып баскан, аска сикермәкче булган. Психиатр чакырганнар.

Психологлар бала гаилә проблемаларыннан киберпространствода качмакчы булган дип саный.

«Ул киберпространствода булган. Бу — бәйлелек. Киберпространстовдан тартып чыгарганда, ул агрессив була», — дип сөйли клиник Артур Гараганов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100