Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе районында йөзләп сыерны янгыннан коткарганнар

Коткаручылар килеп җиткәнче, ферма хезмәткәрләре терлекләрне урамга чыгарырга өлгерә.

news_top_970_100
Әгерҗе районында йөзләп сыерны янгыннан коткарганнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Татарстанның Әгерҗе районында бер фермада янгын чыккан. Лапаста йөзләп сыер булган. Аларны уттан алып чыгарга өлгергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

18 гыйнварда ферма түбәсендә янгын чыга. 112 бердәм номерына шул хакта 14.41 сәгатьтә шалтыратып әйтәләр. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр түбәнең пыскып ятуын, бина эченә төтен тулуын күреп ала.

Алар утка таралырга ирек бирми. Түбәнең бер өлешен сүтәләр. 15.23 сәгатьтә янгынны сүндереп бетерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100