Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эштән кайткач, әтисе тапты»: Татарстанда сабый бала җылыту батареясына пешеп үлгән

Нәни бала төнлә йоклаганда диваннан егылып төшкән.

news_top_970_100
«Эштән кайткач, әтисе тапты»: Татарстанда сабый бала җылыту батареясына пешеп үлгән
https://pixabay.com/

Татарстанның Ютазы авылында узган шимбәдә сабый бала төнлә йоклаганда диваннан егылып төшкән. Аннары ул җылыту батаресына орынып пешкән һәм вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, кичке якта 4 айлык бала анасы белән диванга йокларга ята. Төнлә бала җылыту батареясы янына тәгәрәп төшә. Сабый кайнар батареяга орынып пешеп бетә һәм вафат була.

4 айлык малайның мәетен иртән эштән кайткан әтисе табып ала.

Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100