Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кунактан кайталар иде»: Башкортстанда авариядә яшь егет, аның әнисе һәм әбисе һәлак

Бу гаиләне бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Якыннары әлегә кадәр фаҗигагә ышанып бетә алмый. Аларны бүген җирлиләр.

news_top_970_100
«Кунактан кайталар иде»: Башкортстанда авариядә яшь егет, аның әнисе һәм әбисе һәлак
http://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Стәрлебаш районында 18 гыйнварда көндезге өч тирәсендә Кыргыз-Миякә — Тәтер-Араслан — Стерлебаш трассасының 59 нчы километрында Opel Astra машинасына каршыга килә торган «ГАЗель» автомобиленә бәрелә. Opel пассажирлары — ике хатын-кыз һәм яшь егет урында һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Җиңел машина йөртүчесен һәм йөк машинасы пассажирын хастаханәгә озаталар.

Фаҗиганең башлангыч версиясе: иномарка йөртүчесе бозлавык һәм буранлы юлда идарәне югалта. Ул каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына бәрелә.

«КП-Уфа» хәбәр иткәнчә, авариядә һәлак булучылар бер гаилә кешеләре. 19 яшьлек егет — Альберт Кәримов, аның 40 яшьлек әнисе Айгөл, 61 яшьлек әбисе Фая бергә үлгән.

Мәрхүм егетнең дуслары сүзләренчә, алар Стәрлетамак шәһәреннән кунактан кайтып килә торган булган. Альбертның дусты аларны алып кайтырга ризалашкан. Тик, кызганычка каршы, фаҗига булган.

«Альберт күптән түгел генә армиядән кайтты. Бик күңелле егет иде, мәрхәмәтле булды. Гаиләләре дә тату булды. Альберт әтисез үсте, әнисе белән әбисе өчен таяныч иде», — ди дуслары.

«Альберт соңгы ипи кисәген дә бүлешә иде. Дөньяда иң яхшы һәм мәрхәмәтле кеше», — дип искә алалар аны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100