Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь кунакханәсендә кайнар суга пешеп, биш кеше һәлак булган

Гадәттән тыш хәл вакытында кунакханәдә запас чыгу юлы булмаган.

news_top_970_100
Пермь кунакханәсендә кайнар суга пешеп, биш кеше һәлак булган
https://perm.sledcom.ru

20 гыйнварда төнлә Пермь шәһәренең индустриаль районында гадәттән тыш хәл булган. Совет Армиясе урамы, 21 адресы буенча урнашкан «Карамель» шәхси кунакханәсендә җирле вакыт белән 1.45 сәгатьтә коммуналь авария булу турында хәбәр ителә. Җылыту торбасы шартлау сәбәпле, кайнар су мини-отель биналарына тула. Әлеге вакыйгага шаһит булучылар кайнар суның бина эченә сыймыйча, ишектән ургып агуын сөйли. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы сайты яза.

Кунакханә подвал бинасында урнашкан, запас чыгу юлы юк. Аянычлы вакыйга булган көнне кайнар су кешеләрнең өстенә аккан, берничек тә качып котылу мөмкин булмаган. Нәтиҗәдә клиентлар тереләй кайнап торган суга пешеп үлгән.

Вакыйга булган урынга шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре чакырыла. Коткаручылар бинадан биш кешенең үле гәүдәсен табып алалар, шулар арасында бер бала булуы да ачыкланган.

Хәзер бина ике яктан да койма белән әйләндереп алынган. Коткаручылар суны япканнар һәм вакытлыча эшне туктатып торганнар.

Коммуналь авария нәтиҗәсендә кунакханәдә булган тагын алты кеше пешкән, өчесе төрле тән җәрәхәте алу сәбәпле, хастаханәгә озатылган.

Соңырак ачыкланганча, су трубасы ике урыннан өзелгән булган. Су шулкадәр күп булган, ул кунакханә бусагасы аша урамга да аккан. Нәтиҗәдә күрше урамны да су баса башлаган, куе томан барлыкка килгән.

Прокуратура бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерү үткәрә башлаган.

— Җылылык челтәрләрен һәм торак йортны җылыту чорына әзерләү процессында катнашучыларның барлык гамәлләренә, шулай ук әлеге объектның һәм гражданнарны урнаштыру законлылыгына хокукый бәя биреләчәк, — диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта кунакханәдә яшәүчеләрнең үлем факты буенча «кулланучыларның тормыш куркынычсызлыгы һәм сәламәтлегенә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлеге урында элегрәк тә мондый гадәттән тыш хәл булганлыгы ачыкланган. Авриянең сәбәбе идарәче компаниянең начар эшләве белән аңлатыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100