Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәхши ата алты яшьлек кызының чәчләрен кыркыган, тешләрен йолкып алмакчы булган

Сабыйны үз атасы, һәм үги анасы кыйнап, интектереп яшәгән.

news_top_970_100
Вәхши ата алты яшьлек кызының чәчләрен кыркыган, тешләрен йолкып алмакчы булган
https://pixabay.com/

Петербургта яшәүче ир-ат үз кызын даими рәвештә кыйнап торган дип шикләнәләр. Бу турыда НТВ каналына Эчке эшләр министрлыгының Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча идарәсе вәкиле сөйләгән.

Былтыр 15 декабрьдә кыз баланы хастаханәгә китерәләр. Ул имгәнгән була. Алты яшьлек сабый бер атна реанимациядә ята.

Соңрак ачыкланганча, кызны атасы, атасы белән яшәүче хатын даими рәвештә кыйнап тора икән. Кыз бала әтисенең чәчләреннән йолкып йөрткәнен, чәчен бөтенләй кыркып ташлаганын, тешләрен тартып алмакчы булганын сөйли.

Бер көнне кыз бәдрәфкә барып җитә алмыйча, хаҗәтен үти. Шуннан соң аны атасы таяк белән кыйнап ташлый. Вәхши ир-ат кыйнаган чакта, баланың кулын җеп белән бәйләп куйган.

Кыйналган баланы китергәч, хастаханәдәге өлкәннәр сабыйга ярдәм итәргә тырыша. Алар кызга кием-салым, теш щеткасы алып бирә. Аңа кадәр кыз шәфкать туташы алып килгән күлмәк, зур үлчәмдәге аяк киеме генә киеп йөри.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, балигъ булмаган балалар эше буенча инспектор бу ир-ат белән аралаша. Ул кызының элеккеге хатынына охшаган булуын, шуңа аны яратмавын әйтә.

Әти кеше кызыннан котылырга тели. Ләкин аннан баш тартса, икенче хатын тапкан балаларыннан да мәхрүм итәрләр дип курка. Икенче хатын белән аның дүрт яшьлек улы һәм әле яңа туган кызы бар.

Алты яшьлек кызның атасына карата җинаять эше ачылган. Аны баланы тәрбияләү вазифаларын үтәмәүдә гаеплиләр. Үги анага карата да җинаять эше ачылган, аны «җәфалау» маддәсе буенча гаеплиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100