Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч баласы ятим»: Теләче районы Шәдке авылы имамы Фәрит Шәйхиев фаҗигале һәлак булган

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин имамның гаиләсенең кайгысын уртаклаша

news_top_970_100
«Өч баласы ятим»: Теләче районы Шәдке авылы имамы Фәрит Шәйхиев фаҗигале һәлак булган
http://dumrt.ru/

Кичә кич юл һәлакәтендә Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиев үлгән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит хәзрәткә нибары 41 яшь була, шуның 15 елын ул үзенең туган авылы мәчетенә хезмәт итүгә багышлый. Хәзрәт белән таныш булганнарның һәрберсе аның мөхтәрәм, ихлас, намуслы һәм олы йөрәкле кеше булуын билгеләп үтәләр. Күп еллар дәвамында авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, мөнбәрдән дөрес сүзләр табып аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырлаган кеше була ул.

Һичшиксез, Шәдке авылы һәм Татарстан имамнары өчен Фәрит хәзрәтнең вакытсыз арабыздан китүе — зур югалту… Аның сөекле хәләл җефете, өч кечкенә баласы һәм өлкән яшьтәге әнисе калды. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аның белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итүен һәм Үзенең Рәхмәте белән бүләкләвен, шулай ук хәзрәтнең якыннарына әлеге кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм рухи көч җибәрүен сорыйм. Без барыбыз да Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз, диелә бу хәбәрдә.

Диния Нәзарәте коллективы һәм Татарстан имамнары республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәтнең сүзләренә кушыла. Теләче мөхтәсибәте Фәрит хәзрәт гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырды. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

Сбербанк 4276862018706434

Ак Барс банк 5209859355440477

Насибуллин Алмаз Рамилевич.

Кичә кич «Татар-информ» агентлыгы Теләче районында булган авария турында язган иде. Олы Нырсы авылы янындагы авариядә «Лада Гранта» машинасы трассадан очып төшеп китә, машина йөртүче урында ук һәлак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100