Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рамил бик тыныч бала»: Саратовта татар мәктәбендә укучы 14 яшьлек үсмер югалган

Рамил әбиләренә киткән һәм кире кайтмаган.

news_top_970_100
«Рамил бик тыныч бала»: Саратовта татар мәктәбендә укучы 14 яшьлек үсмер югалган
https://pixabay.com/

Саратов шәһәрендә яшәүче 14 яшьлек Рамил Фәхретдинов кичә кич өйдән чыгып киткән. Хәзерге вакытта аның кайда булуы билгеле түгел. Бу турыда «Лиза Алерт» эзләү төркеменә сылтама белән Саратов басмасы хәбәр итте.

«Версия Саратов» сайты хәбәрчесе баланың анасы Неля белән аралашкан.

«Рамил татар гимназиясенең 7 сыйныфында укый. Кичә кич мәктәптән кайткач, ул әбисе янына китте. Әби Волжский районында безнең йорт каршында гына урнашкан өйдә тора. Бераздан Рамил өйгә кайтып дәрес әзерләргә җыенуын әйтте. Ләкин ул кайтып җитмәде. Кичке сигез тирәсендә без Рамилне эзли башладык. Ишегалларын карап чыктык, дусларына, танышларына шалтыраттык. Аннары полициягә хәбәр иттек. Хәзергә кадәр баланы эзлибез.

Без Рамилнең телефонына шалтырата алмыйбыз, ул гел сөйләшкән кебек тора, «занят» дип җавап килә.

Полиция ачыклаганча, кич белән 17.30 сәгатьтә Рамил автобуска утырып Заводской районына киткән. Мин аның дус кызы шунда яшәвен беләм. Ләкин йорты кайда булуын әйтә алмыйм. Телефон геолокациясеннән аңлашылганча, иртәнге якта малай Чернышевский/ Шелковичная тирәсендә була. Бүген иртән ул мәктәпкә дә килми.

Рамил бик тыныч бала, өйдә утыра торган, өйдән чыгып качканы да булмады», — дип сөйли кайгыга баткан ана.

Югалган вакытта Рамил өстенә ачык яшел төсле куртка, зәңгәр шапка, кара чалбар, ак якалы кара кофта, коңгырт төсле ботинка кигән.

Үсмернең буе 150 см, чандыр гәүдәле, кыска саргылт чәчле, күзләре коңгырт төсле. Үзе белән мәктәп рюкзагы да булган.

Рамил Фәхретдинов турында мәгълүмат булган кешеләргә 8 (800) 700-54-52 яки 112 номерына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100