Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Совет заманы корылмасында фаҗига»: Унбер кеше тулай торакта янып үлгән

Томск өлкәсендә иртәнге дүртләр тирәсендә тулай торакта янгын чыккан һәм бары тик ике кеше генә чыгып котыла алган.

news_top_970_100
«Совет заманы корылмасында фаҗига»: Унбер кеше тулай торакта янып үлгән
https://70.mchs.gov.ru/

Томск өлкәсендә Асиновский районының Причулымский бистәсендә 21 гыйнварга каршы төндә агач корылма — тулай торак эчендә унбер кеше янып үлгән. Алар чит илләрдән килгән гастарбайтерлар булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Өлкә буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Андрей Щукин фаҗига урынына барган. Биредә тикшерү эшләре бара, фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Янгын турында иртәнге дүрт тирәсендә коткаручыларга хәбәр иткәннәр. Янгын 208 квадрат метр мәйданда булган.

Рәсми белешмәләр буенча, иртәнге тугыз сәгатькә тугыз кешенең мәетен тапканнар. Аннары мәетләр саны унбергә җиткән. Ут капкан тулай торактан ике кеше генә чыгып котыла алган. «11.05 сәгатьтә унбер кеше мәете табылды. Аларның шәхесләре ачыклана», дип хәбәр итте Томск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Асиновский районы администрациясе вәкиле сүзләренчә, бу кешеләр Кытайдан килгән, алар пилорамада эшлиләр.

Предприятие территориясендәге агач корылма совет заманында ук төзелгән. 90 нчы елларда аны шәхси эшмәкәр сатып алган, ул эшчеләр өчен тулай торак булган. Биредә Үзбәкстан, Таҗикстан кешеләре яши. Миграция хезмәте мәгълүматы буенча, биредә унике кеше теркәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100