Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дөрләп янган йортка керде»: Башкортстанда ут эченә кергән хатынның тәне пешеп беткән

47 яшьлек Зилара күршесен коткара, ә үзе, документлар алырга дип, йорт эченә кереп китә.

news_top_970_100
«Дөрләп янган йортка керде»: Башкортстанда ут эченә кергән хатынның тәне пешеп беткән
http://www.bashinform.ru/

19 гыйнварда Башкортстанның Иглин районының Олы Теләк авылында фаҗига булган. Ике фатирлы йортта иртәнге якта янгын чыга. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Янгын башланган вакытта өйдә бер фатир хуҗасы Зилара, икенче фатирда Александр була.

«Мин иртән эшкә киткәндә, ул йоклап калды. Өйдән 30 км чамасы ераклыкка киткәч, Зилара миңа шалтыратты, тиз генә янгын сүндерүчеләр чакыртырга кушты», — дип сөйли Залараның ире Ринат.

Янгын верандадан башлана. 47 яшьлек Зилара күршесенә янгын турында хәбәр итә. Аннары үзе дөрләп яна торган йорт эченә кереп китә. Ул документларны алып чыгарга теләгән булуы ихтимал. Тик Зилара кире чыгарга өлгерми. Аны коткаручылар алып чыга һәм ашыгыч ярдәм белән Уфа пешү үзәгенә илтәләр. Зилараның тәненең 90 проценты пешеп беткән була.

Сахияровлар гаиләсе хәзер хатынның анасының йортында яшәп тора. Ринат белән Зилараның ике баласы Уфада укый. Бу гаилә битараф булмаган кешеләрдән ярдәм көтә. Ринат бу урында өй салмаячагын әйткән. Ул яңа йорт алырга җыена һәм аны һичшиксез иминиятләштерәчәген әйтә.

Элемтә өчен телефон: Ринат Мәсгутович Сахияров 8 (961) 047-29-53.⠀

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100