Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең атказанган коткаручысы бассейнда йөзгәндә үлгән

59 яшьлек Дмитрий Тропников фитнес-клубка килгән булган.

news_top_970_100
Россиянең атказанган коткаручысы бассейнда йөзгәндә үлгән
Коми Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Россиянең атказанган коткаручысы Дмитрий Тропников Сыктывкар шәһәрендә фитнес-клуб бассейнында үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә буенча баш идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Дмитрий Тропников бассейнда вафат булды. Ул Россиянең атказанган коткаручысы иде», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 59 яшьлек ир-ат 21 гыйнварда вафат булган. Ул Сыктывкар шәһәрендә урнашкан фитнес-клуб бассейнында йөзгәндә үлгән.

«Россия Тикшерү комитетының Коми Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Сыктывкар шәһәре буенча Тикшерү бүлеге процессуаль тикшерү башлаган», диелә ведомство хәбәрендә.

Урында тикшерүчеләр эшли, судмедэкспертиза билгеләнгән.

Тропников Дмитрий Арсентьевич — Россиянең атказанган коткаручысы, Коми Республикасының «Һөнәри авария-коткару хезмәте» оешмасы җитәкчесе. Ул бу оешма белән 2003 елның 1 гыйнварында төзелгәннән бирле идарә иткән.

Тропников 25 елдан артык янгын сүндерү бүлекләрендә эшли, янгын сүндерүчедән башлап дежур смена җитәкчесенә кадәр һөнәри юл уза. Төрле дәүләт бүләкләре иясе.

«Чын ир-ат һәм офицер дөньядан китү бик аянычлы. Дмитрий Арсентьевич лаеклы тормыш юлы узды, бөтен гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлады», диелә Коми Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100