Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депрессиядә булган хатын балаларын буып ташлаган

Дүрт сабый анасы бала тапканнан соң үзен начар хис иткән.

news_top_970_100
Депрессиядә булган хатын балаларын буып ташлаган
https://pixabay.com/

Пермь өлкәсендәге Кудымкар шәһәрендә ике баланы үтергәннәр. Бу җинаятьне балаларның анасы кылган дип шикләнәләр. Ул үз-үзенә кул салырга маташкан. Биредә яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, хатын бала тапканнан соң, депрессиядә булган. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 23 гыйнварда иртәнге якта дүрт бала анасы ике баласын үтерә. Бер яшьтән өч яшькә кадәрге ике баланы буылган килеш тапканнар. Гаиләдәге өлкәнрәк ике бала бу вакытта мәктәптә булган, диелгән бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Анна исемле бу хатынга 32 яшь. Мәрхүм балаларның берсенә бер, икенчесенә биш яшь. «КП» мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта 8 һәм 2 яшьлек ике бала әтиләре белән. Фаҗига Михаил эштә вакытта килеп чыга. Хәбәрләрне ишеткәч, ул тиз генә өйгә кайта.

Анна белән Михаил социаль челтәрдә уртак сәхифә ачкан булган. Анда хатынның фотолары юк, бары тик Михаил гына бар.

«Анна — белеме буенча педагог, ләкин ул мәктәптә беркайчан да эшләмәгән бугай», — дип сөйли бер таныш хатыны.

Анна чиркәүгә дә йөргән, Аллага ышанган.«Ходай күпме бирә, шулкадәр бала табам», — дип әйтә торган булган ул.

Бу гаилә яхшылар рәтендә була, бернинди хисапта да тормый.

Тикшерү комитеты «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Пермь өлкәсе прокуроры кушуы буенча тикшерү оештырылган. Урынга комиссия барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100