Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кыз үзен эзәрлекләүче ир-аттан качып котылган — видео

Баланың анасы сүзләренчә, биредә яшәүчеләр әлеге ир-атны танып алган. Алар ир-атның психоневрология диспансерында хисапта торуын да әйткән.

news_top_970_100
Нәни кыз үзен эзәрлекләүче ир-аттан качып котылган — видео

Мәскәү өлкәсендәге Ступино шәһәрендә нәни кыз бала мәктәптән кайтканда үзенең артыннан килгән бер ир-атны абайлап ала. Бала эзәрлекләүче кешедән котылу җаен таба. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Йортта һәм подъездда урнаштырылган видеокамералар төшереп алган кадрларны баланың ата-анасы социаль челтәрләргә куйган. Алар балаларны куркыныч турында кисәтергә чакыра.

Видеодан күренгәнчә, кыз бала йорт подъезды янына килә. Аңа карап торышка ун яшь чамасы, аркасында рюкзагы да бар. Бала керә торган ишекне ачкан арада, подъезд тирәсендә бер ир-ат йөренгәли. Кыз эчкә узуга, бу ир-ат бала артыннан китә. Ләкин, бәхеткә, бала мондый очракта үзен ничек тотасын белә булса кирәк. Ир-ат үзен эзәрлекләгәнен аңлап алуга, кыз урамга йөгереп чыга.

Видео кадрларыннан аңлашылганча, таныш булмаган йортта ир-атның бер эше дә булмый. Кыз урамга чыгуга, ул да чыгып җитә.

Социаль челтәрләр үз эшен итә — видеоны тикшерүчеләр өйрәнә һәм ир-атның кем булуын тиз арада ачыклыйлар.

«Полиция хезмәткәрләре белән аралашканда адекват булмау сәбәпле, ир-ат психоневрология диспансерына озатылды. Аның хисапта торуы ачыкланды. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә. Бу ир-атның башка җинаятьләргә катнашы юкмы икәне ачыклана», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

РЕН ТВ каналы баланың анасы белән аралашкан. Ольга исемле хатын сүзләренчә, әлеге ир-ат бала артыннан мәктәптән үк ияреп кайткан.

«Варя үзен чит ир-ат эзәрлекләвен аңлаган. Моны тикшерү өчен кибеткә кереп чыккан. Кассирдан телефон сорарга башына килмәгән. Кибеттән чыккан да юлын дәвам иткән. Варя подъездга кереп китәрмен дә, бу ир-ат калыр дип өметләнгән. Ир-атның подъездга кергәнен аңлагач, кызым кире чыгып киткән», — дип сөйли бу хатын.

Видео азагында кызны озатучы ир-ат баланың атасы булган. Ул якында гына эшли икән. Әтисе өйгә керергә уйлаган һәм кайтышлый кызын очраткан.

«Полиция гаризаны кабул итте. Ләкин җинаять эше ача алмыйлар, җинаять кылынмаган бит», — дип сөйләгән Ольга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100