Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Түшәмнән кайнар су коелды»: «Карамель»дә пешеп үлгән ана белән кызны душта тапканнар

Һәлак булучылар арасында 21 яшьлек кыз да бар. Ул туйга әзерләнгән, сөйгән егетен армиядән көткән.

news_top_970_100
«Түшәмнән кайнар су коелды»: «Карамель»дә пешеп үлгән ана белән кызны душта тапканнар
https://perm.sledcom.ru/

20 гыйнварга каршы төндә Пермьдә «Карамель» хостелында фаҗига булды. Магистраль торбаүткәргеч шартлап, йортның янкормасына урнашкан кунакханә бинасына кайнар су тула. Түшәмнән кап-кайнар су коела, ә чыгу юллары капланган була. Запас ишекләр дә булмый. Кешеләр кайнар суда пешеп һәлак булалар.

Коткаручылар мини-кунакханәгә икенче көнне генә үтеп керә ала. Алар душ бүлмәсендә 44 яшьлек хатын һәм аның 4 яшьлек кызының мәетен таба. Ана белән бала Соликамск шәһәреннән килгән. Бу турыда «КП» сайты хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Гадәттән тыш булыр алдыннан бу хатын баласы белән душка кергәндер, аларга йокларга әзерләнгәндер, мөгаен.

Тагын алты кеше җитди пешә, аларның өчесе хастаханәдә, хәлләре катлаулы дип бәяләнә.

Хәзерге вакытта «Карамель» кунакханәсеннән 200 тонна кайнар суны суыртып алганнар. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100