Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унөч яшьлек үсмернең анасы кызының ун яшьлек малайдан бәбигә узуын сөйләгән

Өч балалы хатын оныгы буласына да сөенә.

news_top_970_100
Унөч яшьлек үсмернең анасы кызының ун яшьлек малайдан бәбигә узуын сөйләгән
https://pixabay.com/

Матбугат чаралары Красноярск өлкәсендә унөч яшьлек кыз ун яшьлек малайдан авырга узган, дип язды. Табиблар соңгы мизгелгә кадәр бу хәлгә ышана да алмаган. Бу турыда кызның әнисе Елена сөйләгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Железногорск шәһәрендә үсмер кызның йөкле булуы турында хәбәрләр таралгач, Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачты. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, белгечләр тикшерү эшләре башкара, экспертизалар билгеләнгән.

«Россия 1» каналында Андрей Малаховның «Туры эфир» тапшыруында җиденче сыйныфта укучы Даша белән дүртенче сыйныфта укучы Иванның бер ел дәвамында очрашуы билгеле булды. Студиягә Даша әнисе Елена белән килгән. Бу хатынның өч баласы — Даша һәм ике улы бар.

Елена сүзләренчә, табиблар башта кыз агуланган дип шикләнә. Аннары кыз бала ун яшьлек дусты белән җенси элемтәдә булуын сөйли. Йөклелекне өзәргә җыенмыйлар.

«Шушы яшьтә килеп чыккач, бәлки ана булу инстинктыдыр инде. Алар киләчәктә дә булсын», — дип әйткән Елена.

Елена кызының бәбигә узуы бар кеше өчен дә көтелмәгән хәл булуын сөйли.

Елена баланы үзе тәрбияләргә җыена. Бу хатын җитди авырый һәм аның онык күрү мөмкинлеге барлыкка килә икән. «Минем тормышымда мәгънә барлыкка килде, көрәшергә телим», — ди ул.

Иванның анасы 28 яшьлек Галина исә улының баланың атасы булуына шикләнә. Ул Ваня белән Даша дус булуын белгән. Ләкин эшләр болай булып чыгасын уйлап та карамаган. Әгәр бу хәл чын булып чыкса, Галина Россиядә иң яшь әби булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100