Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башында үлекле яралар, колагы ертылган»: Нәни баланы әнисе һәм үги әтисе җәзалаган

Алты яшьлек малайның хәле уртача катлаулылыкта, ул хастаханәдә ята, сабый үги әтисе белән үз әнисе җәфалауга зарлана.

news_top_970_100

18 декабрьдә Волгоград шәһәрендәге 7 номерлы хастаханәгә алты яшьлек малайны китерәләр. Аны күргән табиблар да, полиция хезмәткәрләре дә тетрәнә. Сабыйның тәнендә үлекле яралар күренә, колаклары ертылган була. Әнисе һәм үги әтисе баланы шулай итеп имгәтеп тәрбияли, ашатмас өчен, суыткыч яныннан куып җибәрә. Бу турыда «Волгоград-Онлайн» хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, 18 декабрьдә Курчатов урамындагы фатирда яшәүче кеше полициягә мөрәҗәгать итә. Бу ир-ат күршедә яшәүче сабый баланы системалы рәвештә кыйнап торуларын белүен, дәшми булдыра алмавын әйтә.

Баланың мәктәпкә йөрмәве ачыклана. Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, малайны анасы белән бергә мәктәпкә чакырталар. Алар белән сөйләшкән вакытта, балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор малайның тәнендә травмалар булуын күрә. Малай үзе дә зарлана. Ул әти-әнисенең кыйнавын, ашарга бирмәвен әйтә.

Алты яшьлек малайның әнисенә 22 яшь, үги әтисенә 25 яшь. Полициядә сораштырганда бу егет үги улын дәрес әзерләмәгән өчен каеш белән кыйнаганын әйтә. Имеш, ул ялгыш баланың кабыргаларына да сугып җибәргән. Үги әти тагын бер тәрбияләү «чарасы» вакытында баланың колакларын ерткан. Башы имгәнү сәбәбе — кулдан ычкынырга маташканда, малай атылып китеп, башы белән стенага бәрелгән.

Баш мие селкенгән, башында, гәүдәсендә, аяк-кулларында йомшак тукымалар травмасы, сыдырылган урыннар, башында үлекле яралар, иңбаш сөяге сынып, кабат ялганып үскән, кабыргалар сынган һәм ялганып төзәлгән — алты яшьлек балага хастаханәдә шундый диагнозлар куелган.

Малайны бу гаиләдән алганнар. Әти-әнисенә карата тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100