Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кинәт аңын югалтты»: Тугызынчы сыйныфта укучы малай инглиз теле дәресеннән соң үлгән

Баланың анасы да бу мәктәптә эшләгән.

news_top_970_100
«Кинәт аңын югалтты»: Тугызынчы сыйныфта укучы малай инглиз теле дәресеннән соң үлгән
https://pixabay.com/

Пензадагы бер лицейның тугызынчы сыйныфында укучы малай инглиз теле дәресеннән соң вафат булган. Тикшерү комитеты һәм прокуратура тикшерү эшләре башлаган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Башлангыч версия буенча, 15 яшьлек үсмер бернигә дә зарланмаган. Ләкин инглиз теле дәресе вакытында аның хәле киткән. Бала аңын югалткан. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакырганнар. Хастаханәгә алып барганда, реанимобиль машинасында бу бала вафат булган.

«балигъ булмаган бала үлеме буенча тикшерү эшләре бара. Аннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк», дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Татьяна Махницкая.

Пенза өлкәсе буенча бала хокуклары буенча вәкил Елена Столярова фаҗига турында сөйләгән. «Фаҗига көтелмәгәндә булган. Малай дәрестә утырып тора. Кинәт кенә хәле китә, аңын югалта. Бернинди йөкләмә дә, физкультура дәресе дә булмый. Директор, фельдшер килеп җитә. Баланың анасы да бу мәктәптә эшли, аны да чакыралар. Ашыгыч ярдәм дә килә. Тик баланы коткарып кала алмыйлар», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100