Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисе белә, тик курка»: Үги ата баланы макаронга бастырып тотып җәзалаган

Малай сәгатьләр буена макаронга тезләнеп торган, бәдрәфкә дә бара алмаган.

news_top_970_100
«Әнисе белә, тик курка»: Үги ата баланы макаронга бастырып тотып җәзалаган
https://pixabay.com/

Прикамье өлкәсендә Красновишерск шәһәрендә үги ата баласын бик каты «тәрбияли». Малай бераз гына гаепле дип санаса да, ир-ат баланы тезләндереп куя, бәдрәфкә барырга да рөхсәт итми. Бу вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерүчеләр бу эшне судка тапшырган. Ир-ат үги баласын җәзалауда гаепләнә. Хәзер ул СИЗОда суд карарын көтеп тора.

30 яшьлек Руслан — күп балалы ата. Берничә ел элек аны алимент түләмәгән өчен хөкем иткәннәр. Аннары ул иреккә чыккан һәм Елизавета исемле хатын белән танышкан. Елизаветаның Вася исемле 4 яшьлек улы бар (исемнәр үзгәртелә). Руслан бу гаилә белән яши башлый.

«Бераздан ир белән хатынның ике кыз баласы да туа. Ләкин гаиләдә дискриминация була. Руслан үз балаларын ярата, җәберләми, ә үги улын җәзалап тора», — дип сөйләгәннәр Красновишерск буенча тикшерү бүлегендә.

Вася сүз тыңламаса, Руслан аны җәзалый. Тикшерүчеләр сүзләренчә, ул баланы макарон өеменә тезләндереп куя һәм берничә сәгать шулай тота. Руслан малайны кыйный. Бу көн саен булмаса да, шактый еш кабатлана.

Васяның әнисе «тәрбия ысуллары» турында белә, ләкин ул үзе дә иреннән курка. «Тәрбия» 2016 елның мартыннан 2019 елның көзенә кадәр дәвам итә.

«Былтыр сентябрьдә Вася чыдый алмый һәм үги әтисеннән зарланып, әбисенә сөйли. Әби шунда ук полициягә хәбәр итә. Җинаять эше ачыла», — дип сөйләгәннәр тикшерүчеләр.

Хәзер Вася әнисе һәм сеңелләре белән яши. Ул быел беренче сыйныфка укырга кергән. Васяны балалар бакчасында да, мәктәптә дә яхшы малай дип әйтәләр. Өйдә һәрвакыт чиста, ашарга да бар. Хокук саклау органнары баланы гаиләдән алу кирәк түгел дип саный. Әлегә Елизавета балалар өчен пособиегә яши, туганнары да ярдәм итә.

Суд кайчан буласы әлегә билгеле түгел. Ләкин кайсыбер дуслары Русланның баланы җәзалап торуына ышанмый. «Без аларга кунакка килгәндә, ул балалар белән бик яхшы аралаша иде. Үги улы белән дә», — ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100