Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм кунак хатынны үтерергә маташкан

Студент егет төнлә кайтып, йоклап яткан кешеләргә ташланган.

news_top_970_100
17 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм кунак хатынны үтерергә маташкан
https://pixabay.com/

Башкортстанның Ишембай шәһәре буенча тикшерү бүлеге 17 яшьлек үсмергә карата җинаять эше ачкан. Көллияттә укый торган бу үсмерне өч кешене үтерергә маташуда гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү комитеты агентлыкка биргән белешмә буенча, 17 яшьлек егет өенә кайткач әти-әнисенә, кунак хатынга пычак белән һөҗүм итә һәм өч кешене яралый. Әтисе каршылык күрсәтеп кенә, зур корбаннар булмый кала. Пычак белән кешеләрне яралаганнан соң, үсмер чыгып кача. Аны тиз арада полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

«Имгәнгән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтелде. Үсмернең әтисе һәм өйдәге кунак хатын хастаханәгә озатылды. Тикшерүчеләр җинаять урынын карады, тоткарланган үсмердән, шаһитлардан сорау алалар. Җинаятьтә шикләнелүче үсмергә психология-психиатрия экспертизасы уздыралар, аны кулга алу турында мәсьәлә хәл ителә», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Расланмаган мәгълүматлар буенча, фаҗига төнлә белән була. Үсмер йоклап яткан анасының аягын яралаган, атасының күкрәгенә пычак кадаган, кунак хатынның корсагын чәнчегән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100