Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмән егете Рамил Шәмсетдинов Забайкальеда хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән

Төмән егете Рамил Шәмсетдинов Забайкальеда хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән

news_top_970_100
Төмән егете Рамил Шәмсетдинов Забайкальеда хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән
25 октябрьдә кич белән  Забайкалье өлкәсендә хәрби частьта Рамил Шәмсетдинов исемле солдат-срочник хезмәттәшләрен атып үтергән. Ул Төмән өлкәсенең Вагай авылында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Бу турыда  Вагай районы администрациясендә эшләр белән идарәче Елена Шаргина сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Рамил Шәмсетдинов безнең авыл егете. Минем улым аның белән бер сыйныфта укыды. Ул яхшы, тәрбияле гаиләдә үскән, аралашучан, игътибарлы егет. Минем улым сүзләренчә, Рамилнең ике олы абыйсы бар - алар полициядә хезмәт итә, әтисе дә Эчке эшләр министрлыгы өлкәсендә эшләп, пенсиягә чыккан", - дип сөйләгән Шаргина.

Фаҗига каравыл алмашкан вакытта була. Ремонт-техника базасы хәрби хезмәткәре Рамил Шәмсетдинов табель коралыннан хезмәттәшләренә аткан. Яраланган ике офицер, шулай ук Шәмсетдиновның алты хезмәттәше һәлак булган, тагын ике кеше яраланган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Хәзер аларның тормышына куркыныч янамый. Рамилне тоткарлаганнар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул шәхси характердагы борчулары аркасында шундый җинаять кылган.  Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 
 

Әлеге эшне хәрби прокуратура тикшерә башлаган.

Гадәттән тыш хәл булган урынга Оборона министрлыгы комиссиясе киткән. Комиссияне министр урынбасары Андрей Картполов җитәкли. Забайкалье өлкәсенә Ракета гаскәрләре хәрби прокуроры урынбасары киткән. Аның белән хәрби прокуратураның тәҗрибәле хезмәткәрләре төркеме дә бара.

Баш хәрби прокуратура матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урынга баргач, җинаятьнең сәбәпләре, шартлары ачыкланачак. Каравыл хезмәтен оештыруны тикшерәчәкләр.

Забайкалье губернаторы Александр Осипов өлкә хакимияте мәрхүмнәрнең туганнарын урнаштырып торырга ярдәм итәргә әзер. Шулай ук бирегә кирәкле барлык табибларны җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Дровянинский районы буенча Хәрби тикшерү бүлеге чакыру буенча 54160 хәрби частендә хезмәт итүче рядовой Рамил Шәмсетдиновның хезмәттәшләрен үтерү факты буенча җинаять эше ачкан.

"Тикшерү версиясе буенча, 18 сәгать 15 минутта Шәмсетдинов 54160 хәрби частендә хезмәт итүче ике офицерны, алты хезмәттәшен атып үтергән, тагын ике кеше яраланган, алар авыр хәлдә. Җинаятьтә шикләнелүче тоткарланды. Тикшерү бара", дип хәбәр итте Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Рамил Шәмсетдинов бу частьта нибары дүрт ай хезмәт иткән. Хезмәттәшләрен аткач, ул чыгып качкан, аны бистәдә тотканнар, дип хәбәр итте РБК.


Рамил Шәмсетдинов турында РИА Новости агентлыгына егет белән Вагай авылы мәктәбендә укыган сыйныфташы Наталия сөйләгән. Ул Рамилне аралашучан, конфликтка керми торган, күңелле егет дип әйткән. Аны укытучылар да яраткан, егет спортчы да булган. "Мин аның мондый эш эшләгәненә ышана алмый", - дигән Наталия. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100