Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше республикада депутат исерек килеш яшүсмерне бәрдереп үтергән

Гаепләнүче сак астына алынган.

news_top_970_100
Күрше республикада депутат исерек килеш яшүсмерне бәрдереп үтергән
ГИБДД

Марий Элдагы бер авыл депутаты исерек хәлдә 16 яшьлек үсмерне бәрдереп үтергән. Бу хакта РИА Новости яза.

Тикшерү версиясе буенча, 19 ноябрь кичендә Волжск районының Сотнур авылында исерек депутат машина тизлеген арттырып идарәне югалта һәм 16 яшьлек үсмерне бәрдереп юл читенә төшеп китә. Алган яраларыннан малай урында ук вафат була.

«Хәзерге вакытта гаепләнүе сак астына алынган», — диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр 37 яшьлек депутатка карага җинаять эше ачкан. Ул «Исерек хәлдә машина йөртеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып кеше үтерү» маддәсе буенча гаепләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100