Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Борында сөякләре җитешми»: Пластик операция ясаткан кыз гомерлек гарип булып кала

Суд карары буенча, клиника бу хатынга миллион сумнан артык компенсация түләргә тиеш.

news_top_970_100
«Борында сөякләре җитешми»: Пластик операция ясаткан кыз гомерлек гарип булып кала
https://pixabay.com/

Волгоградта яшәүче Иринаның (исеме үзгәртелә) ире, балалары, яхшы эше, матурлыгы була. Тик биш ел элек аның тормышы асты-өскә килә. Ул шәһәрдә билгеле клиникада пластик операция ясата. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Иринаның борынындагы аралыгы кәкре була, сулыш алуга комачаулый. Хатын шуны төзәтергә уйлый. Ләкин операция уңышлы булмый, аның бите ямьсезләнә. Операция артыннан операция ясый башлыйлар. Бу хәлләргә түзә алмыйча, хатынны ире дә ташлап китә.

Сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәткән өчен, суд карары нигезендә клиника зыян күрүчегә 1,2 млн сум компенсация түләргә тиеш була. Ләкин әлегә клиника бу карар белән килешми, акча түләргә дә ашыкмый.

Иринага операцияне хирург түгел, отоларинголог ясаган. Экспертиза да медицина хезмәте күрсәткәндә җитди хаталар булуын ачыклаган.

Бозылган битен төзәтү өчен хатын башка табибларга мөрәҗәгать итеп карый. Бары тик Санкт-Петербург табиблары гына бу эшкә алынырга ризалаша. Аңа бер операция ясаганнар инде, тик әлегә алга китеш сизелми.

Эчтә барысы да бик имгәнгән, борында сөякләр дә җитешми. Аларны төзәтү мөмкин түгел. Күчереп утырту өчен лайлалы тышчаны Иринаның колагыннан, сөякләрне кабыргаларыннан алганнар. Шулай итеп башка органнарга да зыян килгән. Алда әле тагын операцияләр көтелә», — дип сөйләгән юрист.

Хаталарны төзәтү өчен ясалган операцияләргә 480 мең сум киткән инде. Өстәвенә юл, кунакханә бәяләре дә бар. Суд билгеләгән компенсация боларның барысын да, хәтта операцияләрнең бәясен дә каплый алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100