Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабыйлар имгәнгән»: Уфада яшәүче күп балалы гаилә йортсыз калган

Агач корылмада дүрт бала һәм аларның ата-анасы яши.

news_top_970_100
«Сабыйлар имгәнгән»: Уфада яшәүче күп балалы гаилә йортсыз калган
http://www.bashinform.ru/

Уфаның Дөм районындагы бакчачылык ширкәтендә 21 гыйнварда янгын булган. «Рассвет» авылында фаҗигадә ике бала имгәнгән. Дүрт һәм алты яшьлек балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Ике баланы Уфаның ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илттеләр. Аларны табиблар карады, күзәтеп торды. Хәзер аларны хастаханәдән чыгардылар. Балаларның гомеренә куркыныч янамый», — дип сөйләгән Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Светлана Кускарбекова.

Уфа администрациясе матбугат сәркатибе Марсель Байдәүләтов бу гаиләнең Чиләбе өлкәсеннән күченеп килүен әйтә. Алар 2013 елда Дөм районында шәхси йорт алып рәсмиләштергән, шунда яшәгәннәр.

Күп балалы гаилә социаль ярдәм ала. Соңрак ачыкланганча, бу йортта янгын турында хәбәр итә торган җайланма булмый.

«Аз керемле күп балалы гаиләләргә мондый җайланма урнаштыру исемлеген социаль яклау бүлеге төзи. Зур этләре булу сәбәпле, янгын сүндерү хезмәте вәкилләре профилактика өчен бу йорт территориясенә уза алмаган. Хуҗалар үзләре дә чыкмаган. Янгын сүндерү җайланмасын түләүсез алу өчен үзләре дә мөрәҗәгать итмәгән», — дип аңлатканнар Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Ведомство хәбәр иткәнчә, янгын турында кисәтү җайланмасын аз керемле күп балалы гаиләләр, 2018 елдан башлап балалары туган һәм социаль куркыныч янаган гаиләләр, 55 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләр түләүсез ала ала. Моның өчен акча республика бюджетыннан бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100