Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиянең көнчыгышында җир тетрәгән

Һәлак булучылар саны 35кә җиткән, зыян күрүчеләр 1600дән артып киткән.

news_top_970_100
Төркиянең көнчыгышында җир тетрәгән
видеодан скриншот

Төркиянең көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35 кешегә җитте. Бу хакта илнең вице-президенты Фуат Октай хәбәр итә, дип яза «Татар-Информ» агентлыгы РИА Новостига сылтама белән.

Элегрәк 29 кеше һәлак булганлыгы һәм 1466 кеше зыян күргәнлеге турында сүз булган иде. Кырык дүрт кешене исән килеш җимерек өемнәре астыннан алып чыкканнар.

Җомга көнне 20:55 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Сивридж шәһәре тирәсендәге Элязыг провинциясендә 6,8 санлы магнитудалы җир тетрәве булды. Төркиянең 1600дән артык гражданы илнең көнчыгышында җир тетрәү вакытында зыян күрде, хастаханәләрдә 104 яралы кала, диелгән хәбәрдә.

«Хәзерге вакытта һәлак булучылар саны 35кә җитте», — диде Октай, Анкара Гадәттән тыш хәлләр агентлыгында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда. 1607 кеше зыян күргән, шуларның 1503е хастаханәләрдән чыккан инде. Коткаручылар 45 кешене исән килеш җимерек өемнәре астыннан алган.

Җир тетрәү 10 километр тирәнлекне тәшкил иткән дип белдерә РЕН ТВ үзенең видеорепортажында.

Адан, Хатай, Османие, Тунджели, Газиантеп, Шанлыурфа, Малатья, Мардин, Самсун, Токат, Чорум һәм Кайсери көнчыгыш төрек провинцияләрендә, шулай ук Сириянең төньягында да җир тетрәве сизелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100