Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч баласы ятим калды»: Татарстанда яшәүче 33 яшьлек хатын бала тапканда үлгән

Тулгагы башланган хатынны Казанга илтмиләр, Биектауда хастаханәгә салалар.

news_top_970_100

Радик һәм Дилә Фәтхуллиннар 15 ноябрьдә никахларын рәсмиләштерә. Шушы көннәрдә гаиләдә игезәк балалар туарга тиеш була. Диләнең ун яшьлек улы Әмирхан үсеп килә. Ләкин 22 ноябрьдә бала тапканда, Дилә вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

Гаилә дуслары инстаграмда язганча, Дилә баласын Казанда табарга тиеш була. Ләкин хатынның тулгагы башлангач та, аны Биектауда калдыралар. Дилә беренче кызын үзе тудыра. Икенче кызны исә кесарев кисеме ясап таптыралар. Ире сүзләренчә, яралгыны саклый торган сыекча канга эләгә һәм кан агулану башлана. Яшь ананың йөрәге белән проблемалары булмый.

Табиблар булдыра алганны эшләсә дә, Диләне коткара алмый. Дилә комага китә һәм 22 ноябрьдә иртәнге дүрттә үлә. Мәрхүмәгә 33 яшь кенә була. Аның ире Радик исә ун яшьлек Әмирхан, игезәк кыз балалар белән ялгызы гына кала.

Гаилә дуслары әнисез калган балалар белән әти кеше өчен ярдәм җыя башлый. Нарасыйларга кием-салымны Дилә алдан алып куйган. Хәзергә балалар Балалар республика клиник хастаханәсендә табиблар күзәтүендә торып тора.

«Иң зур борчу — гаиләнең үз йорты юк. Алар фатир арендалап яши. Диләнең әти-әнисе дә юк, бертуганы Ләйсән генә бар. Радикның исә әтисе исән. Сезнең ярдәм бик кирәк», диелә инстаграмдагы хәбәрдә.

«Комсомолка» сайты хәбәрчесе мәрхүмәнең туганы Ләйсән белән элемтәгә кергән. Ләйсән Дилә турында, аның ятимә калган балалары һәм тол калган ире турында сөйли. Игезәкләрнең беренчесе 21 ноябрьдә 7.30 сәгатьтә, икенчесе 64 минут узгач туа.

25 ноябрьдә Радик балаларына туу турында таныклык рәсмиләштерә. Ул кызларга Асыльяр һәм Айзилә дип исем биргән. Дилә дә кызларына шундый исем кушарга теләгән булган. Радик туу турында таныклар белән фотосын социаль челтәргә куйды. Ул ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә. Бу турыда Радик инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

«Бүген сабыйларга туу турында таныклык алдым. Минем кояшым белән планлаштырган исемнәрне куштык. Ярдәм иткән барыгызга да рәхмәт», — дип яза ул.

Җырчы Фирдүс Тямаев та бу гаилә турында инстаграмда пост куйды. «Дуслар, мин бу хәлне күргәч, йөрәкләрем өзелеп төште дип торам. Дуслар, ярдәм итик, зинһар. Үтенеп сорыйм. Әнисез балалар үстерү. Я Раббым, зинһар ярдәм ит. Алдан ук рәхмәт яусын сезгә», — дип яза Тямаев.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Дилә Фәтхуллина үлеме буенча тикшерү эшләре башлаган.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Дуслар мин бу хэлне кургэч йорэклэрем озелеп тоште диеп торам ???? Дуслар ярдэм итик зинхар ???? Утенеп сорыйм ???? Энисез балалар устеру ??? Я Раббым зинхар ярдэм ит??? Эле генэ видео куйган идем Энилэр коне белэн котлап , ??? Алланын рэхмэт яусын алдан ук сезгэ??? Фатхуллина Диля Динаровна, мама с большой буквы. Мама замечательных троих деток. Поженились недавно,15 ноября 2019 года. К сожалению судьба распорядилась иначе, 22 ноября 4 утра она скончалась. У Дили есть десятилетний сын Амирхан. Пара ждала пополнение: девочек близняшек. Родоразрешение должно было проходить в ДРКБ. Но роды начались и Дилю оставили на Высокой Горе. Первую девочку Диля родила сама, вторая дочка родилась методом кесарево сечение. По словам мужа- Радика, околоплодные воды попали в кровь и произошло заражение крови. С сердцем у молодой матери, проблем не было. Врачи сделали все возможное, но Дилю спасти не смогли. Она впала в кому и скончалась в 22 ноября 4:00 утра. Диле было 33 года. У нее остались 3 детей: Амирхан 10 лет и двое новорождённых близняшек. Отцу и детям нужна помощ,кто как может. Одежду и принадлежности Диля купила заранее. Сейчас дети находятся в дркб. Самая большая проблема,у семьи нет собственного жилья. Живут в съемной квартире. У Дили нет родителей, есть только родная сестра Лейсан. У мужа Радика только папа. Очень нужна Ваша помощь! Сбором средств занимается родная сестра Дили, Муртазина Лейсан Динаровна (тел:89600413842 и муж Фатхуллин Радик.(тел:89393628286) Номера карты для перевода "Сбербанк" 4276 6200 2555 7616 ,6762 8062 9002 353823, 2202 2001 5274 3736. Всем огромное спасибо!!! К сожалению не могу всем ответить

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

«22 ноябрьдә Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә 33 яшьлек хатын вафат булды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тикшерү башлады. Вакыйганың барышын ачыклауга юнәлтелгән чаралар күрелә. Тиешле экспертизалар билгеләнәчәк. Процессуаль тикшерү кысаларында хатын-кыз үлеме һәм табибларның гамәлләре арасында сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре ачыкланачак. Тикшерү нәтиҗәсе буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100