Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күктә вафат булган пилот Дамир Әхмәтовның ике баласы ятим калган

«Ул күкне яратты. Шунда үлде дә», — дип сөйли 49 яшьлек пилотның сыйныфташы.

news_top_970_100
Күктә вафат булган пилот Дамир Әхмәтовның ике баласы ятим калган
https://pixabay.com/

24 ноябрьдә Мәскәү-Анапа рейсы пилоты 49 яшьлек Дамир Әхмәтов кисәк кенә үлде. Ул рейста икенче пилот була. Очкан вакытта аның кәефе китә. Самолетны экстрен рәвештә Ростов-Дон шәһәренә төшерәләр. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

Җиргә төшкәч каршы алган табиблар инде берничек тә ярдәм итә алмый. Дамир вафат була. Соңрак ачыкланганча, аның тромбы өзелгән.

Дамир эшли торган авикомпания хәбәр иткәнчә, ул күптән түгел генә табибларга күренгән. Очу өчен бернинди дә каршылыклар булуы ачыкланмаган. Россия Тикшерү комитетының транспортта Көньяк тикшерү идарәсе самолетны экстрен туктату буенча тикшерү башлаган.

Дамир Әхмәтов Чиләбе өлкәсенең Южноуральск шәһәрендә туган. Кировоград очу академиясен тәмамлаган. Аннары Омскка күченеп яши башлаган. Дамирның 37 яшьлек хатыны, ике нәни баласы ятим калган.

«КП» сайты хәбәрчесе Дамирның сыйныфташы белән аралашкан. Аның сүзләренчә, Дамир сау-сәламәт булган, аның кисәк кенә үлеп китүе бар кешедә шок хисе тудырган.

«Ул балачактан спорт белән шөгыльләнде. Гандбол уйнады, җиңел атлетиканы яратты. Өлкән сыйныфларда укыганда ук очучы булырга тели иде. Аннары хыялын тормышка ашырды. Күп тапкыр күченеп йөрде. Очрага бик ярата иде», — дип сөйли Дамирның дусты Александр.

Дамир беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган. «Аның йөрәге туктауны ишетү көтелмәгәндә булды. Эш режимы катлаулы булганга, йөрәге тузгандыр инде. Зарланып, табибларга күренеп йөрү аңа хас түгел», — ди ул.

Дамир бик күңелле һәм ышанычлы булган. Яхшы укыган. Тәртипле, максатчан булган. Аны сыйныфташлары да бик яраткан.

«Ул күкне яратты. Шунда үлде дә», — дип сөйли Александр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100