Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Акча юк, ашатырга юк»: Мәскәү аэропортында әти кеше ике нәни улын ташлап калдырган

Балаларны хастаханәгә озатканнар. Алар янына Мәскәү губернаторы Андрей Воробьев барган. Ул балалар белән чәй эчкән, әтиләренә эш табарга ярдәм итәрмен, дигән.

news_top_970_100
«Акча юк, ашатырга юк»: Мәскәү аэропортында әти кеше ике нәни улын ташлап калдырган
https://pixabay.com/

Узган якшәмбе көнне Хабаровск шәһәреннән килгән ир-ат Шереметьево аэропортында ике баласын калдырып киткән. Малайлар 2011 һәм 2014 елларда туган. Бу гаилә Комсомольске-на-Амуре шәһәрендә яши. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хабаровск өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Виктория Трегубенко әлеге гаилә турында белешмә биргән. Сабыйларның атасы белән анасы аерылышкан, алар үзара аралашмый. Әни кеше элеккеге иренең балаларны ташлап калдырасын белмәгән.

Виктория Трегубенко сүзләренчә, хатын белән эшлиләр, балалар хастаханәдә, аларга психологлар ярдәм итә.

Малайларны Хабаровск өлкәсенә кайтарачаклар, аннары аларның юридик статусы билгеләнәчәк. Әлегә туганнарның берсе дә сабыйларны үзенә алырга теләк белдерми. Омбудсмен сүзләренчә, балаларны аналары янына кайтарулары да мөмкин. Балаларын куркынычта калдырган өчен, әти кешене җаваплылыкка тартулары ихтимал. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

ТАСС агентлыгы мәгълүматы буенча, берничә ел элек бу гаилә белән опека органнары кызыксынган булган. Ул чакта балалар өстенә кайнар сулы чәйнек төшкән. Бу вакытта әни кеше өйдән чыгып киткән булган. Аңа ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен шелтә белдерелгән.

Балаларның атасы вахта ысулы белән эшли. Ул балаларын берничә тапкыр Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә калдыргалап торган, ләкин эштән кайткач кире алган булган.

«Комсомольяска правда» сайты вакыйганың ничек килеп чыкканын язды. Аэропорт хезмәткәрләре көндезге бер тирәсендә терминалда йөрүче ике баланы күреп ала. «Әти китте, олылар килгәнен көтәргә кушты, „безне алып китәчәкләр“, диде», — дип сөйли балаларның берсе.

Балаларны полиция бүлмәсенә кертәләр. Алар Хабаровск өлкәсеннән килүләрен, анда аларны әти-әнисе инде берничә тапкыр ташлап калдырганын да әйтә.

«Бала рюкзагында туу турында таныклыклар, хат бар иде», — дип сөйләгәннәр аэропорт матбугат хезмәтендә.

«КП» сайты хәбәр иткәнчә, хатта «акча юк, ашатырга әйбер юк, аннары сезне берәр ничек балалар йортыннан алып кайтырмын», дип язылган.

Аннары бу ир-атның шәхесен полиция ачыклый. Ул — 41 яшьлек Виктор, Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшәүче.

«Мин аларны бераздан алып китәм. Балаларны аермавыгызны сорыйм. Малайларның документлары рюкзакта. Гафу итегез, хәзергә башка юлым юк», — дип әйткән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100