Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әфганстанда пассажир самолеты һәлакәткә очравын авиакомпания үзе кире кага

Самолетта 83 кеше булуы ихтимал, әлегә төгәл мәгълүмат юк.

news_top_970_100
Әфганстанда пассажир самолеты һәлакәткә очравын авиакомпания үзе кире кага
https://pixabay.com/

Әфганстан аваилинияләренең (Afghan Airlines) пассажир самолеты Газни провинциясендә һәлакәткә очраган. Бу турыда Ariana News агентлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Шулай ук башка матбугат чаралары да Әфганстандагы авиаһәлакәт турында хәбәр таратты.

Провинция губернаторы вәкиле хәбәр иткәнчә, самолет Дих-Як торак пункты тирәсендә төшкән.

TOLOnews телеканалы белешмәсе буенча, самолетта 83 кеше булуы ихтимал. Лайнер Герат шәһреннән Кабулга таба очкан.

Afghan Airlines компаниясе исә самолет һәлакәте турында мәгълүматны кире кага, дип яза ТАСС агентлыгы.

Әфганстанда Россия илчелеге әлеге самолет бортында Россия гражданнары бармы икәнен ачыклый. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия дипмиссиясенә сылтама белән хәбәр итте.

«Бу самолетта Россия кешеләре бармы-юкмы — әлегә бу турыда мәгълүмат юк, ачыклык кертү өчен эшлибез», — дип әйткәннәр Россия илчелегендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100