Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб бер хатынны тешсез һәм миллион сум акчасыз калдырган

Табиб белән мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен юрист ярдәме кирәк булачак.

news_top_970_100
Табиб бер хатынны тешсез һәм миллион сум акчасыз калдырган
https://pixabay.com/

Петербургта яшәүче хатын стоматологка барганнан соң, тешсез һәм миллион сум акчасыз калган. Бу турыда «Московский комсомолец» язды.

Бу хатын тешләренә яңа коронкалар куйдырмакчы була. Табиб аның тешләрен карый, коронкалар урынына имплантлар куярга үгетли. Имеш, коронкалар биш елдан төшә, имплантлар гомерлек була.

Клиент ризалаша һәм табиб аның тешләрен ала, имплантлар куеп чыга. Бераздан хатынның тешләре сызлый башлый. Ул биш ай чамасы авырту баса торган дарулар эчеп тора.

Соңрак ачыкланганча, табиб технология кагыйдәләрен үтәми. Шуңа күрә имплантлар беркайчан да дөрес итеп урнашмаячагы билгеле була. Теш табибы аңа имплантларны алып ташлап, ясалма теш казнасы куярга тәкъдим итә. Ләкин яңа теш казнасы да туры килми. Аннары бу хатынга ике ай тешсез йөрергә туры килә. Бу процедуралар 200 мең сумга төшә.

Соңыннан әлеге хатын башка клиникага мөрәҗәгать итә. Анда яңа теш казнасы куялар. Алдагы табибның хаталарын төзәтү өчен 800 мең сум акча сорыйлар. Тешсез һәм акчасыз калдырган табиб белән мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен юрист ярдәме кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100