Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Урта Саба» фермасына бүреләр түгел, кыргый этләр һөҗүм иткән

26 гыйнварга каршы төндә Саба районында «Урта Саба» хуҗалыгы фермасына өч кыргый эт кергән һәм бер сыерга һөҗүм иткән. Этләр атылган, тешләнгән сыер юкка чыгарылган, калган малларга тиз арада котыруга каршы вакцинация үткәрелгән.

news_top_970_100
«Урта Саба» фермасына бүреләр түгел, кыргый этләр һөҗүм иткән
социаль челтәрләр

Социаль челтәрләрдә фермага бүреләр кереп, ике сыерны яралаган, бер бүрене атканнар, өчәү калган әле, дигән хәбәр таралды. Бу вакыйгага хуҗалык җитәкчесе Раил Шәймәрданов ачыклык кертте.

«Бүреләр дигән сүз дөрес түгел. Бу авыл этләре дә түгел, басудан төшкән кыргый этләр. Иртәнге якта этләрне каравылчы күреп алган. Фермадан ерак түгел йөргән этләрне аучылар күреп аттылар.

Бер сыерның җилеменә, ботына ябышканнар. Бу сыер ветстанциягә илтеп яндырылды, утилизация ясадылар. Калган терлекләргә шундук котыруга каршы вакцинация ясалды», — дип сөйләде «Татар-информ»га Раил Шәймәрданов.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, фермада мондый хәл беренче тапкыр.

«Этләр ферма эченә үк кермәгән, утарга (карда) чыгып йөри торган сыерлар янына үткән. Урамдагы берсен эләктергәннәр, калганнары эчтә булган», — диде ул.

Юкка чыгарылган терлек савым сыеры түгел, тана булганын әйтте.

Хуҗалыкта барлыгы 960 мөгезле эре терлек исәпләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100