Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Махсус кресло саклап кала алмаган»: Коточкыч авариядә әтисе һәм 8 яшьлек кызы үлгән

Уфага таба бара торган җиңел автомобиль йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

news_top_970_100
«Махсус кресло саклап кала алмаган»: Коточкыч авариядә әтисе һәм 8 яшьлек кызы үлгән
Башкорстан буенча ЮХИДИ

26 гыйнварда иртәнге якта Башкортстанның Бөре районында юл һәлакәте була. Бу турыда Башкорстан буенча ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига Уфа-Яңавыл юлының 88 километрында Үгез авылы янында була. Биредә «Лада Калина» җиңел машинасы белән «Вольво» йөк автомобиле кара-каршы бәрелешә.

«Авариядә җиңел машинаны йөртүче, аның балигъ булмаган яшьтәге пассажиры урында ук һәлак була», — дип әйткәннәр ведомствода.

Урында коткаручылар һәм башка хезмәтләр эшләгән.

Соңрак ачыкланганча, фаҗигадә 46 яшьлек ир-ат һәм аның 8 яшьлек кызы һәлак булган. Алар Мишкә районында яшәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100