Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башын аягы белән таптады»: Вәхшиләрчә кыйналган өч бала анасы Айгөл үлгән

6, 9 һәм 11 яшьлек балаларның анасын бергә яши торган ире кыйнаган.

news_top_970_100

Чиләбе өлкәсенең Кропачево авылында яшәүче күп бала анасы вафат булган. Аны вәхшиләрчә кыйнаганнар һәм ул өч ай комада яткан. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

32 яшьлек Айгөл Галәева өч ай хастаханәдә дәваланганнан соң үлгән. Мәрхүмәнең әнисе сүзләренчә, аны Салават районының Яхъя авылында вакытта бергә яши торган ире һәм тагын ике хатын-кыз кыйнаган.

Анасы сүзләренчә, бергә яши торган ире Айгөлнең башына аяклары белән типкән. «Башына аяклары белән сикереп таптады», дип сөйли ул Беренче каналда «Мужское и женское» тапшыруында.

Айгөл бик нык имгәнгән, соңгы өч айда аның баш мие үле булган инде.

26 гыйнварда Айгөл үлгән. Аның 6, 9 һәм 11 яшьлек балалары ятим калган. Аларны әбиләре опекунлыкка алуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100