Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элеккеге ире кибеткә килеп, сатучы хатынга ут төртеп яндырган

Пермь өлкәсендәге Соликамск шәһәрендә кибеттә фаҗига була.

news_top_970_100
Элеккеге ире кибеткә килеп, сатучы хатынга ут төртеп яндырган
https://pixabay.com/

Пермь өлкәсендәге Соликамск шәһәрендә кибеттә бер хатынга ут төртеп яндырганнар. Хәзер ул авыр хәлдә, реанимациядә ята. Бу турыда өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Имгәнгән хатын кассир булып эшли. Аңа бер ир-ат янучан сыеклык сибә һәм ут төртә.

«Хатынның хәле авыр, ул Березники шәһәрендә Вагнер исемендәге өлкә хастаханәсендә реанимациядә ята. Хатынның тәненең 35 проценты пешкән», — дип сөйләгәннәр хастаханәдә.

Күзәтү камерасы төшергән кадрларны 28 гыйнварда СВОЕ-ТВ телеканалы күрсәткән. Кадрларда азык-төлек кибете сурәтләнгән. Кассир янына бер ир-ат килә, кесәсеннән шешә тартып чыгара һәм сатучыга нидер әйтә. Кассир кыз курка, прилавок артыннан чыга. Ир аны чәченнән йолкып күрше бүлмәгә алып керә. Бераздан ишектән төтен чыкканы күренә, аннары ут капкан хатын кыз йөгереп чыга.

«Бер хатынны элеккеге ире ут төртеп яндырган», — дип язылган видео янына. Фаҗига кичке тугыз тирәсендә була. Ут капкан хатынга хезмәттәше ярдәм итә, утны сүндерә, ашыгыч ярдәм чакыра. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаять эше ачылган. Соликамск шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек ир-ат бер хатынга бензин сибеп ут төрткән, ул тоткарланды, дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100