Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баласын саклап каласы килгән иде»: Йөкле хатынны ире кадап үтергән

Корсагында сигез айлык бала булган хатынны бергә яши торган ире саклап торып, пычак кадаган.

news_top_970_100
«Баласын саклап каласы килгән иде»: Йөкле хатынны ире кадап үтергән
https://pixabay.com/

Новосибирск шәһәрендә яшәүче Наталья Чернышеваны 27 гыйнварда үтергәннәр. Мәрхүмә йөкле булган. Ул фаҗигагә ике атна кала полициягә мөрәҗәгать иткән. Натальяны шул вакытта кыйнаган ир-атны хәзер үтерүдә шикләнәләр. Бу турыда биредәге матбугат чаралары хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсе мәгълүматы буенча, 15 гыйнварда Натальяны Рөстәм Ф. исемле ир-ат кыйный. Хатын полициягә гариза язгач, аны табиблар карый, кыйналган урыннарны билгеләп, теркәп куялар. Ләкин җинаятьтә шикләнелүчене кулга алмыйлар. Мәрхүмә хатын башка гариза язмый.

Тикшерү версиясе буенча, 27 гыйнварда көндез Рөстәм Ф. Натальяны подъездда көтеп тора, аннары хатынның аркасына пычак белән кадый. Хатын сигезенче ай йөкле була. Корсактагы бала һәм йөкле хатын үзе хастаханәдә үләләр.

Натальяны үтергәннән соң, Рөстәм BlaBlaCar таксиена утырып Омск шәһәренә китә, шунда качмакчы була. Бер тәүлек узгач, аны кунакханәдә тоткарлыйлар һәм Новосибирск шәһәренә озаталар.

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Рөстәм Новосибирск шәһәренә Төмәннән килгән.

«Тикшерү версиясе буенча, 27 гыйнварда 34 яшьлек ир-ат Октябрь районының Киров урамындагы йортларның берсендәге подъездда 33 яшьлек таныш хатынын көтеп тора. Хатын йөкле була, ир-ат бу турыда белә. Ир-ат хатынның аркасына бер тапкыр пычак белән суга. Имгәнгән хатын хастаханәгә китерелә, ул шунда үлә», диелә Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында.

Әлеге йортта яшәүчеләр бу хатынны белми, әле яңа килеп тора башлады, диләр. Ул гаилә тираны булган иреннән качып, фатир арендалап торган булуы ихтимал. Бу турыда «КП» хәбәр итте.

Сигезенче аен йөкле булган Наталья гомеренең соңгы минутларын видеокүзәтү камерасы төшереп ала. Ул подъездга керә, кулында вак-төяк кенә була. Подъездда аны ир-ат көтеп тора, пычак кадый. Бу йорт элиталы санала, лифт янына камералар, йорт янына сакчы будкасы куелган. Тик үтерүчене генә тоткарлаучы булмый.

Канга баткан Натальяны балалар тапкан, дип сөйлиләр. Ул аңында була, үзенең 32 атна йөкле булуын әйтә. Ул баласын коткарасы килүен әйтә.

«Ул аны бик каты кыйнады. Хатын полициягә гариза язам, диде. Ире исә адвокатларга шалтыратты, көнчелектән кыйнадым, хыянәт итә ул, дип белдергән. Ир баланы үзенеке түгел дип шикләнә», — дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100