Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Балам идәндә ята, мендәре кан эчендә”: Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында йоклап яткан алты яшьлек сабыйны үтергәннәр

“Балам идәндә ята, мендәре кан эчендә”: Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында йоклап яткан алты яшьлек сабыйны үтергәннәр

news_top_970_100
“Балам идәндә ята, мендәре кан эчендә”: Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында йоклап яткан алты яшьлек сабыйны үтергәннәр
Бүген Ненец автономияле округындагы Нарьян-Мар шәһәрендә балалар бакчасында көндезге йокы вакытында фаҗига була. Бакчага кереп, алты яшьлек малайны кадап үтерәләр. Баланы үтерүдә шикләнелүче ир-атны полиция тоткарлаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 31 октябрьдә көндез бу кеше алты яшьлек малайга пычак белән кадый. Хокук саклаучылар аны җинаять урынында тоткарлый. Ул - биредә яшәүче 36 яшьлек ир-ат, исерек була. 

Нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган. Тикшерү аны сак астына алуны сорый.

Шулай ук балаларның иминлеген тәэмин итәргә тиешле шәхси сак оешмасына һәм вазифаи затларга карата "битарафлык", "иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәләре буенча җинаять эшләре ачылган. 

Бала үтерүдә шикләнелүче ир-атны психология-психиатрия экспертизасына җибәргәннәр. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсендә әйткәннәр.

Балалар бакчасына килеп кергән исерек ир-атны тәрбиячеләр туктатмакчы булган, ләкин ул аларны этеп җибәреп, йокы бүлмәсенә кереп киткән. Бу турыда балаларның әти-әниләренә сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Әлегә төгәл булмаган мәгълүматлар буенча, Денис исемле бу кеше дәваланып бетмәгән наркоман булган. Тикшерүчеләр сүзләренчә, җинаять вакытында Денис исерек була, ул төрле тавышлар ишетүен, галлюцинация булуын әйтә. Башындагы тавышлар бу кешегә үтергән өчен мәңгелек гомер бирергә ышандырган. 

 
Фаҗига булган "Сказка" балалар бакчасы СССРның 60 еллыгы урамында урнашкан. Денис бакчага керү өчен сакчыга үзен бер баланың атасы дип әйткән. 

"Җен, җен, дип кычкырды. Йокы бүлмәсенең иң ерак почмагына барып, баланың муенына пычак кадады. Балалар барысын да күреп торды", - дип сөйли балаларның әти-әниләре.

Яраланган бала табиблар килгәнче үлә, диелә хәбәрдә.



Тикшерү комитеты бу кеше белән видеоны күрсәтте. Денис Поздеев исемле ир-ат камерага карап сөйләүдән баш тарткан. Аның тышкы кыяфәте һәм фатирындагы кадрлар тоткарланган ир-атның озак эчеп йөрүе хакында сөйли. 
 
"Мәңгелек гомер турында китаптан догалар укыдым. Якыннарыма мәңгелек гомер, үземә дә, аларга да байлык. Дога кабул булсын өчен, балалар бакчасындагы баланы үтерергә кирәк иде. Булып чыкмады инде. Төрмә", - дигән җинаятьтә шикләнелүче бу кеше.



Хәзерге вакытта тикшерүчеләр җинаятьтә шикләнелүче кешедән сорау ала. "Ул үзен бик үк адекват тотмый. Ни өчен шулай эшләдең дигән сорауга "башым китте" дип җавап бирде", - дип сөйләгәннәр төбәк буенча Тикшерү идарәсендә "Интерфакс" агентлыгына. 

Башлангыч мәгълүмат буенча, алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә бу ир-атта "белая горячка формасында билгеләр" барлыкка килгән.

"Аның психоневрология диспансерында хисапта тору-тормавы ачыклана. Бу ир-ат яши торган урында тентү булды", - дип әйткән агентлык әңгәмәдәше.

Мәрхүм баланың анасы бакчаның сакчыларына моңа кадәр дәгъва булмавын әйтә. Ул улын бакчага китергәндә сакчылар бина янында була. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итә.  

Бакчага керү өчен өч ишектән узарга кирәк.  "Иртән алар барысы да ачык була. Аннары төп ике ишекне йозакка биклиләр, үзәк капка гына ачык кала. Керә торган ишекләр чип белән бикләнә. Мин иртәрәк килгән чакта, сәгать 2-3 булганда, шалтырата идем, сакчы ишекне ачып кертә иде", - дип сөйләгән бу хатын. 
 
Баласы үлгән ана фаҗига турында 20 минуттан соң белә. Аңа тәрбияче хәбәр итә.

"Йөгереп килдем, мине анда кертмәделәр. Йокы бүлмәсенә очып кердем, ә ул кан эчендә ята. Соң инде диделәр. Мин килгәндә башка балаларны чыгарып бетергәннәр иде. Минем балам гына идәндә ята, өстенә юрган япканнар. Мендәре кан эчендә. Икенче караваттагы юрган да канга баткан", - дип сөйли ул.

Җинаятьче баланы үтергән вакытта тәрбиячеләр башка бүлмәдә чәй эчеп утырган дип шикләнәләр. "Башка бүлмәдә чәй эчеп утырганнар дигән шик бар. Улым төркемендә ике тәрбияче һәм бер няня эшли. Бер тәрбияче иртән килә, 7 сәгать эшли, икенчесе көндез килә, кичкә кадәр эшли. Хәзер алар минем сорауларга елап кына җавап бирә. Мин үзем тәрбияче булып эшлим. 17 ел стажым бар. Йоклаганда да балаларны үзләрен генә калдырырга ярамый", - дип уфтана бу хатын.   

Әлеге фаҗигадән соң, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина Тикшерү комитеты, Генераль прокуратура һәм Роспотребнадзор башлыкларына Россия төбәкләрендә балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә, шул исәптән шәхси булганнарында да, тикшерүләр үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

"Гамәлдәге законнарда каралган вәкаләтләр кысаларында, гражданнарның хокукларын яклау максатыннан, Россия субъектларындагы мәгариф оешмаларында, шулай ук шәхси оешмаларда балаларның иминлеген тәэмин итүгә карата билгеләнгән таләпләрне бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән контроль чаралар үткәрүне башлап җибәрүләрен сорыйм", - диелә РИА Новости карамагындагы хат күчермәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100