Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңнеханов чит илдә һәлакәткә юлыккан яшь гаиләне Казанга кайтарарырга фәрман бирде

Роман һәм Снежанна Ашмариналар Доминиканада ял иткәндә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан.

news_top_970_100
Миңнеханов чит илдә һәлакәткә юлыккан яшь гаиләне Казанга кайтарарырга фәрман бирде
Снежанна Ашмаринаның аккаунтыннан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Доминикана Республикасында ял иткән вакытта юл һәлакәтенә очраган Татарстан туристларын Казанга кайтаруны оештырырга йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Рөстәм Миңнеханов зыян күрүчеләрне тиешле медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанга алып кайту мөмкинлеген өйрәнергә кушты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова билгеләп үткәнчә, туристларны кайчан кайтарачаклары билгеле түгел әле.

«Хәзерге вакытта барысы да зыян күргән россиялеләрнең хәленә бәйле. Татарстан туристларының хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли. Зыян күрүчеләр Мәскәүгә кайтаруга ук безнең белгечләр аларны Казанга алып кайтачак», - дип аңлатты Хәсәнова.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан туристларының сәламәтлеген контрольдә тота һәм Доминикана Республикасының Игуэй шәһәрендәге дәвалау учреждениесе белән даими элемтәгә керә.

«Татар-информ» агентлыгы юл һәлакәтенең 26 ноябрьдә булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Россия туристлары утырган автобус йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң әйләнеп капланган, барлыгы 51 кеше зыян күргән, шуларның дүртесе – татарстанлылар. Аларның өчесе авыр хәлдә дип хәбәр ителгән иде. Һәлакәт Игуэй шәһәре янында була.

Зыян күрүчеләр арасында Казаннан ирле-хатынлы Снежанна һәм Роман Ашмариннар да бар. Аларның туганнары агентлыкка Романга табиблар ярдәме таләп ителмәве, хатынының исә куллары һәм аяклары җәрәхәтләнүе хакында сөйләде. Ашмариннар октябрь азагында язылышкан һәм ноябрь азагында ялга киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100