Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә Яңа елга иң арзанлы бүләкне казанлылар бирәчәк

Россиядә Яңа ел бәйрәме өчен якыннарына бик кыйммәт булмаган бүләкләрне нәкъ менә казанлылар бирергә планлаштыра. Ә бәйрәм итәргә тотыласы акчалар суммасы бераз күбрәк.

news_top_970_100
Россиядә Яңа елга иң арзанлы бүләкне казанлылар бирәчәк
pixabay.com

SuperJob рекрутинг порталы Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Воронеж, Екатеринбург, Казан, Красноярск, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь, Ростов-на-Дону, Самара, Уфа һәм Чиләбе кебек Россиянең зур шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәргән. Нәтиҗәдә казанлылар волгоградлылар кебек үк Яңа ел бүләгенә уртача 10 мең сум тирәсе акча тотарга җыенуы билгеле булган. Бу турыда KP.RU сайты хәбәр итә.

Иң купшы бүләкләрне мәскәүлеләр бирәчәк. Алар якыннарын сөендерергә уртача 16,5 мең сум күләмендә акча әзерләп куйган. Икенче урында Санкт-Петербургта яшәүчеләр. Төньяк башкала кешеләре бүләкләр өчен якынча 15 мең сум тотачак.

Ә менә Казан Волгоград шәһәре белән бергә исемлекнең иң ахырында.

Сораштыру үткәрүчеләр фикеренчә, бу шәһәрләрдә иң тыйнак кешеләр яши. Чөнки, Яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачу, ял итәргә тотылачак чыгымнар буенча Казан 15 мөмкинлектән җиденче урында тора һәм җан башына якынча 18 мең сум акча тотарга планлаштыра.

Волгоградлылар исә, бераз гына калыша, аларның чыгымнары уртача 15 мең сум булачак.

Әлбәттә, күңел ачарга тотыласы акча күләме буенча да Мәскәүдә яшәүчеләр беренче урында (21 мең сум), икенче урында Красноярск (20 мең), өченче урында Санкт-Петербург (19 мең).

Билгеле булганча, Татарстан халкы Яңа ел каникулларында 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк. 2020 елда 4 һәм 5 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, алар 4 һәм 5 май көннәрендәге эш көннәренә күчерелә.

31 декабрь көнне эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак. Хәер, Россиянең кайбер төбәкләрендә бу көн ял көне итеп игълан ителде. Әгәр татарстанлылар инициатива белән чыкса, бу көн шулай ук ял көне итеп игълан ителергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100