Россиягә наркотиклар кертүче төп ил ачыкланган

Россиягә наркотиклар кертүче төп ил ачыкланган
Наркотиклар өчен чимал җиткерүче төп ил - Кытай, дип саный GROUP-IB компаниясенең үсеш буенча директоры Дмитрий Буянов. Бу хакта ул Дәүләт Думасында киңәшмә вакытында әйткән, дип яза Лента.ру. "Безнең илне «Ггидра» һәм Ramp-а белән тутыручы - Кытай. Ул инде озак еллар бу эшен алып бара. Безнең яшьләрне агулаган төп матдәләр шушы илдән керә", — дип белдергән Буянов. Ул Россиядәге гаммәви мәгълүмат чараларының һәм депутатларның бу проблеманы күрмәмешкә салышуларын әйткән.  Лента.ру сайтында "Россия наркотиклар астында" дип аталган махсус проект авторлары ачыклаганча, "кара интернет"та наркотиклар белән сату-алу итүче махсус сайт бар, аны 800 меңләп кеше куллана. Бу сайт аркылы көн саен 13-14 мең серле урын билгеләнеп, анда наркотиклар куелып китә, бу товар әйләнеше 277 миллион сум тәшкил итә.