Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариядә үлгән Алисәнең ире ярдәм итүчеләргә «Татар-информ» аша рәхмәтен белдерә

14 гыйнвар көнне иртәнге уннар тирәсендә Арча районында коточкыч юл һәлакәте булды. «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелеште. «Тойота Королла» руле артындагы Ашытбаш авылы кешесе, 53 яшьлек Нәкыйп Мөхәммәтдинов һәм аның ике пассажиры, шул исәптән, 33 яшьлек авылдашы Алисә Сибгатуллина вафат булды.

news_top_970_100
Авариядә үлгән Алисәнең ире ярдәм итүчеләргә «Татар-информ» аша рәхмәтен белдерә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, гаилә архивы

Алисәнең ире Айрат Сибгатуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы аша тирән кайгысын уртаклашучыларга, хәләл җефетен соңгы юлга озатуда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

«14 нче гыйнварда Арча-Яңа Кенәр трассасында булган юл-транспорт фаҗигасендә минем кадерле тормыш иптәшем, өч баламның әнисе Сибгатуллина Алисә Нурҗан кызы, безне ятим калдырып, арабыздан китте.

Алисәне сонгы юлга озатуда булышкан, хәл белергә килгән, бик авыр кайгыбызны уртаклашкан, матди ярдәм күрсәткән Ашытбаш урта мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, Арча шәһәре мәдәният йорты, «Кырлай-Хлеб» коллективларына, Ташкичү авыл җирлегенә, классташларга, күршеләргә, авылдашларга, туганнарга, ярдәм кулы сузган барлык-барлык кешеләргә олы рәхмәтемне белдерәм.

Мондый ачы хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын. Юлга чыккан һәрбер кеше үз өенә, гаиләсенә, балалары янына исән-сау әйләнеп кайтсын. Әнисе һәм барлык туганнар исеменнән, тормыш иптәше Айрат», — диелгән рәхмәт хатында.


Алисә Сибгатуллинаның урыны җәннәттә булсын! Гаиләсенә, балаларын аякка үстерүдә Аллаһы Тәгалә ярдәм, шәфкатен бирсен!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100