Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев журналистлардан гафу үтенде

Михаил Игнатьев җәмәгатьчелектә гауга уяткан гыйбарәсе өчен гафу үтенде.

news_top_970_100
Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев  журналистлардан гафу үтенде
http://glava.cap.ru/

Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев Матбугат көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарадагы чыгышында кайбер журналистларны «мочить» итәргә кирәк дигән фраза ычкындырган иде. Әлеге фраза җәмәгатьчелектә шау-шу кузгатты. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

Шул уңайдан, дүшәмбе көнне республика хакимияте органнарының рәсми порталында Игнатьевның әйткән сүзләренә ачыклык керткән мәгълүмат басылды. «Сүземнең мәгънәсе башка иде, тик, гадәттәгечә, барысы да моны үзләренә ничек уңайлы, шулай кабул итте. Мин һәрвакыт журналистларга карата уңай фикердә булдым. Алар һәр вакыйганы объектив тәнкыйтьлиләр, мәкаләләрне дөрес итеп бирәләр. Әгәр дә, кемнең дә булса хисләренә „мочить“ сүзе белән тирән кагылганмын икән, ул кешеләрдән түбәнчелек белән гафу үтенәм», — ди ул рәсми мөрәҗәгатендә.

Мәгълүматтан күренгәнчә, Игнатьевның тантаналы чарада әйтелгән бу фразасының мәгънәсе бөтенләй башка булган. Ул асылда, үзалдына бары тик теләсә нинди юллар белән хакимиятне дискредитацияләүне максат итеп куйган һәм үзләрен журналист дип атаган кешеләргә карата әйтелгән. «Бу кешеләр Чувашиягә башка төбәкләрдән килә, аларны республика белән берни дә бәйләми, алар әлеге провокацияләргә руханиларны тартырга да, хәтта ачыктан-ачык ялган язып, бастырып чыгарудан да чирканмый», диелә мәгълүматта.

Үз чыгышында Игнатьев шулай ук журналистлар җәмгыятенә мондый «коллегаларын» халык алдында шелтәләргә өнди.

Игнатьевның әлеге чыгышын башка массакүләм мәгълүмат чаралары да эләктереп алды. Алар Игнатьевның республикада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән аерым журналистлар һәм блогерлар эшенә җавап бирү кирәклеге турындагы сүзләрен китерде.

Чувашия башлыгы билгеләп үткәнчә, кайбер журналистлар, Россиядә тууларына карамастан, «Европада ничек яхшы, Америкада ничек рәхәт», дип язалар. «Ә без бу журналистларның гамәлләре аркасында, урамнарда митингларга, яшәгән урыннарда тыныч булмаган хәлгә ия булачакбыз. Ишегалды территорияләрен, җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә вакыт калмаячак, яңа җитештерү объектларын ачу мөмкин булмаячак. Бары тик аңлашмаучылыкларны хәл итү белән генә шөгыльләнәчәкбез», — дип ассызыклады Игнатьев.

Сүз зур иҗтимагый резонанс тудырды. Аерым алганда, түрәнең сүзләрен Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев шәрехләде, ул «журналистларны манчу» — Чувашия башлыгыннан фейк-ньюска каршы көрәшнең яңа ысулы, күрәсең», дип фаразлады.

«Билгеле булганча, бу чиновникның бәйсез журналистлар адресына беренче генә цитатасы түгел. Михаил Игнатьев гаммәви мәгълүмат чараларына мөнәсәбәтен үзгәртер һәм „мочить“ итү медиасфера белән хезмәттәшлекнең бик үк кулай ысул түгеллеген аңлар дип өметләнәсе килә…», — дип яза Соловьев Журналистлар берлеге сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100