Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучылар өчен «педагогик сер» төшенчәсе кертергә җыеналар

Мәгариф системасы хезмәткәрләренә баланың үзенчәлекләре турында мәгълүмат таратуны тыярга телиләр.

news_top_970_100
Укытучылар өчен «педагогик сер» төшенчәсе кертергә җыеналар
Салават Камалетдинов

Россиядә мәгариф системасы хезмәткәрләре өчен яңа чикләүләр әзерлиләр. «Педагогик сер» төшенчәсе кертелгәч, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә балаларның диагнозлары һәм үсеш үзенчәлекләре турында сөйләү тыелачак. Бу турыда «Известия» сайты хәбәр итте.

Әлеге инициативаны Россиядә Балачак уньеллыгы хөкүмәт координация советының «Сәламәт бала» эшче төркеме тәкъдим итте.

«Педагогик сер» чикләве табиблар сере белән охшаш. Ул ата-ана рөхсәтеннән башка баланың халәте турында мәгълүмат таратуны тыя.

«Сәламәт бала» төркеме җитәкчесе, Россия Сәламәтлк саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече Татьяна Батышева сүләренчә, укытучы баланың үзенчәлекләре турында белергә тиеш. Бу аңа мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм кирәк чакта ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Ләкин хәзерге вакытта әти-әниләр укытучыларга мондый мәгълүматны әйтергә курка, алар әлеге белешмәне кирәксез урында файдаланырлар дип шикләнә.

Түрәләр исә бу инициативага бәя бирмәгән әле. Әти-әниләр җәмәгатьчелге идеяне хуплый. Экспертлар «педагогик сер» төшенчәсен киңәйтергә, гаилә серләре дә өстәргә тәкъдим итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100