Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай хөкүмәте коронавирус эпидемиясенең көчәюе турында белдерде

Белгечләр фикеренчә, авыру «чагыштырмача җитди һәм катлаулы стадиягә» кергән.

news_top_970_100
Кытай хөкүмәте коронавирус эпидемиясенең көчәюе турында белдерде
pixabay.com

Яңа типтагы коронавирус 2019-nCoV эпедемиясе алдагылардан аерылып тора, аның таралу сәләте арта бара дигән шик бар, дип белдерде бүген 26 гыйнварда булып узган матбугат конференциясендә Кытай Халык Республикасының сәламәтлек саклау эшләре буенча Дәүләт комитеты башлыгы Ма Сяовэй. Бу хакта «Российская газета» сайты хәбәр итә.

Кытай хакимияте яңа коронавирус эпедемиясе һәм аның нинди дәрәҗәдә куркыныч булуы турында әлегә җитәрлек белемнәр юк, дип билгеләп үтә, әмма яңа төр алдагылардан күпкә аерылып тора. Аерым алганда, аның бүгенге көндә югары тизлек белән таралуы теркәлгән. Аларның сүзләренә караганда, вирус кыргый табигатьтән килгән һәм башта бер генә кеше организмына җайлашкан, хәзер инде башка кешеләргә дә күчә башлаган.

Кытайның Авыруларны профилактикалау һәм тикшереп тору буенча милли үзәк каршындагы Вируслы авырулар институтының ашыгыч техник үзәге директоры Тань Вэньцзе белдергәнчә, яңа авыру Чжэцзян провинциясенең Чжоушань шәһәрендә яшәүче ярканат организмында булган коронавирус белән 90 процент охшаш. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, мондый югары процент охшашлык булса да, яңа типтагы коронавирус чыганагы нәкъ менә ярканат дип әйтү дөрес түгел.

Билегеле булганча, коронавирус таралышы илнең үзәк өлешендә урнашкан Ухань шәһәрендә башланды. Анда узган ел азагында авыруның беренче кабынуы билгеле булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Кытайда 56 кеше пневмония корбаны булган, ә инфекция йоктыручылар саны якынча 2 мең кеше тәшкил итә.

Кытайдан тыш зарарлану очраклары Гонконг, Макао, Тайвань, Таиланд, Япония, Көньяк Корея, АКШ, Канада, Вьетнам, Сингапур, Непаль, Франция, Австралия һәм Малайзиядә теркәлгән.

Хәзерге вакытта эпидемия таралу сәбәпле Кытайның 25 төбәгендә көчәйтелгән гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

«Татар-Информ» агентлыгы «РИА Новости»га сылтама белән яңа вирусның симптомнарын да язып чыкты. Хәбәрдән күренгәнчә, Уханя университеты каршындагы хастаханә белгечләре салкын тию яки гриппны хәтерләтә торган симптомнарның авыруның соңгы стадияләрендә күренүен, ә башында пневмония үсешенең типик халәттә булмавын ачыклаган.

Әйтик, яңа зарарланган кешеләрне тикшерү нәтиҗәсендә, табиблар коронавирусның беренче симптомнары арасында диарея, күңел болгану һәм ашкайнату системасы белән башка проблемалар, баш авырту, шулай ук сирәк очракларда — йөрәк тибү, күкрәк кысылу булырга мөмкинлеген ачыклаган.

Табиблар билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда инфекциялеләрдә авыруның типик булмаган билгеләре генә күзәтелгән, температура күтәрелмәгән, шуңа күрә куркыныч вирусны өстәмә анализлардан соң гына ачыклый алганнар.

Шулай ук «Российская газета» хәбәр иткәнчә, авыру көчәюгә каршы көрәшер өчен берничә проблема да бар икән. Шуларның иң мөһиме — биосаклану костюмнарына кытлык. Кытай хакимиятләре хәбәр иткәнчә, карантиндагы Ухан шәһәрендә хәзер ун меңгә якын шундый костюм кирәк. Хәзергә булганнары якынча ике тапкыр кимрәк. Шуңа бәйле рәвештә өстәмә биосаклану чараларын читтән кертү мөмкинлеге дә каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100