Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Поездлар килми, самолетлар очмый»: Кытайда 11 миллион кеше яши торган шәһәр ябылды

Дөньяда әлегә билгеле булмаган яңа вирус йоктырган 80 кеше үлде.

news_top_970_100
«Поездлар килми, самолетлар очмый»: Кытайда 11 миллион кеше яши торган шәһәр ябылды
социаль челтәрләр

Узган тәүлектән Кытайда яңа короновирус китереп чыгарган пневмония авыруыннан 24 кеше үлгән. Шулай итеп дөньяда әлегә билгеле булмаган бу вирус 80 кеше гомерен өзде. Бу турыда Кытайның сәламәтлек саклау дәүләт комитетына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

Үлем очраклары барысы да Хубэй провинциясендә булган. Аның административ үзәге Ухань шәһәре авыруның эпиүзәге дип санала.

Бүген төнге уникегә илдә әлеге короновирус йоктырган кешеләр саны 2794 дип исәпләнә.

Кытай хакимияте 30 гыйнварга кадәр бу шәһәрне япты. Ухань шәһәрендә булган кешеләр чиктән чыга алмый. Бу турыда шәһәрнең җәмәгатьчелек иминлеге идарәсе хәбәр итә.

«Короновирус белән көрәш чараларын көчәйтү максатында, торак пункт территориясендә чикне узу өчен миграция процедуралары рәсмиләштерелми», диелә ведомство сайтында.

Кичә Кытай хөкүмәте коронавирус эпидемиясенең көчәюе турында белдерде. Белгечләр фикеренчә, авыру «чагыштырмача җитди һәм катлаулы стадиягә» кергән, дип язган идек.

Ухань шәһәрендә 11 миллион кеше яши. Алар барысы да өйләрендә утыра, мегаполис «үлде», дип хәбәр итә «Беренче канал». Кешеләр вирустан курка. Ухань шәһәренә поездлар бармый, самолетлар очмый. Күңел ачу чаралары кичектерелгән, кибет киштәләре бушап калган, бирегә азык-төлек тә китермиләр.

Яңа вирус йоктыру очраклары Азия илләрендә, Австралиядә, АКШта, Европада, Франция дә теркәлгән.

Россия туристларына Кытайга бармаска киңәш ителде. Туроператорларны Хайнань утравында ял итүчеләрне алыйп кайту белән шөгыльләнә.

Ухань — Үзәк Кытайның кешеләр иң күп яши торган шәһәре. Биредә яшәүчеләр азык-төлек өчен чират тора. Хакимият вәкилләре паникага бирелмәскә чакырса да, халык борчуда. Пәнҗешәмбе көнне транспортның барлык төрләре өчен дә юллар ябылгач, ажиотаж чыккан, башка төр аралашулар да блокировкаланган, дип хәбәр итте «Россия 24» каналы.

Мондый зур шәһәрне ябу очрагы тарихта беренче тапкыр, дип сөйли белгечләр.

Кытай матбугат чаралары карантинга ябылган шәһәрдән видеолар тарата.

«Татар-Информ» агентлыгы «РИА Новости»га сылтама белән яңа вирусның симптомнарын да язып чыкты. Хәбәрдән күренгәнчә, Уханя университеты каршындагы хастаханә белгечләре салкын тию яки гриппны хәтерләтә торган симптомнарның авыруның соңгы стадияләрендә күренүен, ә башында пневмония үсешенең типик халәттә булмавын ачыклаган.

Әйтик, яңа зарарланган кешеләрне тикшерү нәтиҗәсендә, табиблар коронавирусның беренче симптомнары арасында диарея, күңел болгану һәм ашкайнату системасы белән башка проблемалар, баш авырту, шулай ук сирәк очракларда — йөрәк тибү, күкрәк кысылу булырга мөмкинлеген ачыклаган.

Табиблар билгеләп үткәнчә, кайбер очракларда инфекциялеләрдә авыруның типик булмаган билгеләре генә күзәтелгән, температура күтәрелмәгән, шуңа күрә куркыныч вирусны өстәмә анализлардан соң гына ачыклый алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100