Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Гыйльметдинов Альберт Исмаил турында: «Сәерләр күп. Тикшеренеп чыгарга кирәк!»

Илдар Гыйльметдинов җанисәп вакытында кешеләргә басым ясарга теләүчеләргә карата административ кодекста җәза булырга тиеш дип саный.

news_top_970_100
Илдар Гыйльметдинов Альберт Исмаил турында: «Сәерләр күп. Тикшеренеп чыгарга кирәк!»

Россия Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов татар яшьләре арасындагы билгеле шәхес, музыкант Альберт Исмаилның үз милләтен башкорт дип игълан итүенә карата мөнәсәбәтен белдерде.

Беренчедән, җанисәп белән шөгыльләнүче оешмалар белән безнең комитетта җыелышып, барлык мәсьәләләрне бик озак карадык. Анда каралган тәкъдимнәрне без төбәкләргә дә җибәрдек. Бөтен сорауларга җавапны ачыкладык. Хәзер аны Дәүләт Советы да алачак. Монысы бер.

Һәм шулай ук әйттек — беркем дә, бернинди кеше дә, бернинди оешма да — дәүләт учреждениесе булсынмы ул, башкасымы — кемгәдер милләтен күрсәткәндә ниндидер юнәлеш бирергә тиеш түгел. Милләтне күрсәтү ул һәр кешенең үз бурычы һәм аны ул үзе генә күрсәтә ала. Аңа беркем дә, шул исәптән сез телгә алган җырчылар да кычкырып әйтергә тиеш түгел һәм алай ярамый да.

Һәм ул гына түгел әле. Мин уйлыйм: милләтне билгеләүдә йогынты ясарга тырышкан кешеләргә һәм ниндидер хакимият оешмаларына карата хәтта Административ кодекста ниндидер йогынты ясый торган пунктлар да булдырырга кирәктер дигән фикердә торам. Милләтне билгели торган бланкта бары тик милләт һәм туган тел генә бар һәм гражданин аны үзе, үз кулы белән язарга тиеш. Аңа беркемнең дә басым ясарга, аңа кычкырырга һәм бөтен халык алдында кешене нәрсәгәдер өндәргә хокукы юк.

Сәер кешеләр бар инде бездә. Җанисәп буенча, гном, эльф кешеләр барлыкка килде. Бу кеше дә шулар сериясеннәндер инде. Үзен шулай итеп игълан итә. Сәер.

Ә сез Альберт Исмаил турындагы мәгълүматны ишеттегезме? Аны ничек кабул иттегез?

— Беләм мин аны. Мин хәтта игътибар да итмәдем. Чөнки сәер кешеләр җитәрлек. Тикшеренеп чыгарга кирәк. Кызганыч, бездә психология хезмәте хәзер начаррак эшли. Элек совет заманында мондый кешеләр вакыт-вакыт хисапта тора иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100