Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канада татары: «Татар теленең хәлен Квебектагы инглиз теле белән чагыштырыр идем»

Чит илләрдәге татарлар Татарстан ярдәменә мохтаҗмы? Канадада тормыш кыйбатмы? Ничек итеп дүрт телне җиңел өйрәнергә? Татар теленең бүгенге торышы турында чит илдәге татарлар нинди фикердә? Болар хакында без «Татар-информ» мәгълүмәт агентлыгында Канада татары Зилә Миргалиева белән сөйләштек.

news_top_970_100
Канада татары: «Татар теленең хәлен Квебектагы инглиз теле белән чагыштырыр идем»
Солтан Исхаков

«Француз телендә иркен сөйләшкәч, шунда китәргә булдык»

Зилә, без Сезне Канададагы «Мирас» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе буларак беләбез. Казан кызын Канада якларына кайсы җилләр илтте икән?

Оренбург өлкәсенең Пономарёвка районында тусам да, үземне Казан кызы дип йөртәм. Казанда үсеп мәктәпкә йөрдем, Казан педагогика институтының чит телләр факультетын бетердем.

2002 елда иптәшем белән Канаданың Монреаль шәһәренә күчендек. Анда торганыбызга 18 ел була. Монреальдә өстәмә маркетинг һәм администрация программалары буенча университетны бетердем, ә хәзер инде 12 ел банкта хезмәт куям. Банкның стратегик программалары буенча координацион эш алып барам: ничек итеп проектларны чынга ашырырга, кешеләргә аңлаешлы аңлату юлларын сөйлим — менә шулар белән шөгыльләнәм.

Ни өчен нәкъ менә Канаданы сайладыгыз? Кайсы ягы белән җәлеп итте ул Сезне?

Әйтеп үтәсем килә, Канаданың Монреаль шәһәре Квебек (француз) провинциясе булып санала. Казанда университетта укыганда мин француз теле юнәлешен тәмамладым, француз телендә иркен сөйләшкәч, шунда китәргә булдык.

Квебек провинциясендә француз теле — дәүләт теле. Канадада мондагы кебек кыш бар, кар ява. Кешеләр французча һәм инглизчә сөйләшсәләр дә, менталитеты татар халкы белән охшаш, шуңа күрә без аларны үзебезнең кешеләр дип кабул итәбез.

Канадага баргач та, туган як сагындырмадымы?

— Сагындыра, әлбәттә. Беренче өч елны еладым. Утырып еладым. Әти-әнием Казанда, туганнарым да. Олы кызым тугач та, бер ел сагынып еладым. Аннары күңелгә якын кешеләр белән танышып, дуслашып киттем. Йөрәктәге сагыну алар белән аралаша торгач басыла төште. Хәзер инде еламыйм.

Унсигез ел торабыз инде, ләкин Казанга кайтып килмичә булдыра алмыйбыз. Кызларыбыз үз мохитенә кайткан кебек кайта, авылда торып Канадага яңа татар сүзләре өйрәнеп кайталар.

«Француз телен өйрәндем, ләкин Монреаль кешеләрен аңламыйм дип берничә тапкыр елаганым булды»

«Тел киртәсе» дигән төшенчә бар. Күченгәч, чит телдә ничек итеп сөйләшеп китә алдыгыз, аңлашу кыен идеме?

Беренче ай бик авыр булды. Казан педагогика институтында укыган вакытта Франциядән килгән мөгаллимнәр бар иде, алар безгә Франциядәге француз телен өйрәтте.

Монреальгә килеп төшкәч тә, әлбәттә, минем телем Франциядәге французларныкы кебек иде. Чагыштырып карасаң, Квебектагы француз теле Франциядәгенекеннән аерыла, аларның әйтелеш ягының үзенчәлекләре бар, әйтик, диалекталь яктан.

Мин аларны беренче тапкырдан бөтенләй аңламадым. Ике-өч тапкыр кабатлап әйтәләр иде. Француз телен өйрәндем, ләкин аларны аңламыйм дип, берничә тапкыр елаганым да булды иң башта, шуннан соң акрынлап күнектем, Монреальдәге университетта белем алуым да ярдәм итте.

Шуннан китәсең инде: колагың да сөйләмгә ияләшә, радио-телевидение тыңлыйсың, карыйсың. Телисеңме-теләмисеңме, сөйләшергә кирәк. Университетта группадагы кешеләр белән уртак проектлар ясыйсың, бу очракта гел сөйләргә, аңлашырга кирәк. Шәхсән үзем төрле телләрдә уйлыйм, русча сөйләшсәм русча уйлыйм, эштә мин француз һәм инглиз телләрен кулланам, французлар белән сөйләшәм икән, тулысынча французча уйлыйм, инглиз теле белән дә шул. Туган телем — татар телендә дә шулай ук.

Җирле француз телендә сөйләшергә өйрәнгәч, татар кешеләрен таптым, татарча сүзләр бер мәлне онытылып та торды. Мин аптырадым. Ничек инде гаиләдә, мәктәптә олимпиадаларда катнашканда туган телемне яхшы белә идем дә һәм хәзер ул кинәт онытылып китте?!

Мин чыннан да татарча сөйли алмадым, иң башта француз телендәге сүзләр уйга килә иде. Шундый куркыныч булды. Татар кызлары белән танышып киттем дә, акрынлап тел дә искә төшә башлады. Бүгенге көндә кызларым белән даими аралашып торабыз, шул рәвешле туган телебезне ныгытабыз. Гомумән, без дүрт телдә сөйләшәбез.

«Телне өйрәнгәндә һәрдаим шул телдә сөйләшеп торырга кирәк, шунсыз өйрәнеп булмый»

Дүрт телдә сөйләшәбез, дидегез. Дүрт телдә сөйләшеп, башыгыз буталмыймы?

— Хәзер буталмый. Балалар тугач та, алар белән 70 процент татарча сөйләштем, 30 процент русча. Чөнки Канадада татар балалар бакчалары юк, русныкына бирергә туры килде. Дүрт яшьтән соң алар бер ел алар мәктәпкә әзерләнер өчен француз балалар бакчасына йөрде. Сүз байлыгында татар сүзләре бар, үзләре дә кызыксынып тора. Сүзләрнең дүрт телдә дә мәгънәсен сорап, язып баралар.

Рус бакчалары Монреальдә күп, Россия белән араларны өзмәскә дип, балаларны рус бакчасына йөрттек. Татар телен, әлбәттә, сакларга кирәк, ул безнең туган телебез. Балаларыбыз бер акцентсыз дүрт телдә дә сөйләшә ала. Аларны шул рәвешле бакчага йөртү файдасын бирде. Якшәмбе мәктәбендә рус телен үзләштерәләр, ә татар телен өйдә минем белән сөйләшеп, һәм“Ана теле» онлайн-мәктәбе аша өйрәнәләр.

Теләсә нәрсә булсын, ләкин телне өйрәнгәндә һәрдаим шул телдә сөйләшеп торырга кирәк, ансыз өйрәнеп булмый.

Телләрне бала вакытта укысаң, яхшырак үзләштерәсең, диләр…

— Килешәм. Баш миенең бит бер өлеше губка кебек йомшак була, шуңа күрә кечкенә яшеннән үк балага берничә тел сеңдерсәң, яхшы. Бала вакыттан ук син ничә күзәнәк ясасаң, шулкадәр ул яхшырак була. Тора-бара миенең шул өлеше ката.

«Балаларыбыз татарлыкны, татар мәдәниятен башка диаспоралар өчен дә таныта»

Канадада татарларның саны күпме? Алар анда кайчаннан бирле яши?

— Канадада иң зур шәһәрләр — Торонто, Ванкувер һәм Монреаль. Әлеге шәһәрләрдә татар оешмалары бар. Ванкувердагы «Дәртле йөрәкләр» дигән оешманы Ташкент кызы Җәмилә Биктимерова җитәкли, ул бик актив эш алып бара, матур, күңелле Сабантуйлар уздыралар. Торонтода «Берлек» оешмасы бар, аның Президенты — Мирсылу Арсланова.

Монреаль белән чагыштырып карасак, Торонтода татарлар шактый күп. Монреальдә 150ләп кеше булса, Торонтода күбрәк. Алар да ел саен гөрләтеп Сабантуй үткәрә. Кайчакта үзебез дә алар оештырган Сабантуйларга барып, катнашабыз. Алар да безгә килә. Балаларыбыз татарлыкны, татар мәдәниятен башка диаспораларга да таныта.

Канада халкы татарлар турында элек белмәгән булса, хәзер инде белә дип әйтеп буламы?

Татарлар Монреальгә тәүге тапкыр беренче инкыйлабтан соң килгән. Монреаль татарлар җәмгыятенең Президенты Талиб Кудәки Кытайдан күченеп килгән булган. Унсигез яшеннән соң ул Төркиягә киткән һәм аннан соң Канадага күченгән.

Төркия һәм Кытайдан килгән берничә гаилә бар. Гаиләләрендә алар татарча сөйләшә, кытай яисә төрек акценты сизелә. Көндәлек тормышта инглизчә сөйләшәләр, рус телен бөтенләй дә белмиләр. Монреальдәге татарлар җәмгыятенең элекке Президенты Талиб абый 2016 елда мәрхүм булды. Ике улы бар, алар татарча һәм инглизчә аралаша.

Безнең буынны алсак, төрле шәһәрләрдән (шул исәптән Россиядән: Казаннан, Мәскәүдән) күченеп килгән яшьләр күп. Алар инде университет бетергән кешеләр, эш табып, яхшы гына яши башлыйлар. Укытучылар, медицина хезмәткәрләре, IT-программистлар өчен эш бихисап.

«Миңа татарлык кирәкми, дип әйткән кешеләр дә бар»

Канадада татарлар күпләп яши дип әйттегез. Алар арасында бердәмлек бармы соң?

Татарлар төрле җирдә бар бит. Кайбер шәһәрләрдә татар кешесе кайбер башка милләт кебек бердәм булып бергә аралашып яши. «Миңа татарлык кирәкми», — дигән кешеләр дә бар. «Мин — татар, күченеп килдем, миңа татар теле кирәкми, шуңа күрә балаларым французча һәм инглизчә өйрәнсен әле», — дип әйтәләр.

Безнең «Мирас» үзәге һәр килгән кешегә дустанә мөнәсәбәттә. Татар теленә битараф булмаган, татар милләтеннән булмаган кешеләргә дә без, килә калсалар, куанып, шатланып торабыз. Мәсәлән, май аенда Оттавага барганда безнең белән украин, рус һәм казах кешеләре дә барды. Без моңа шатланабыз гына. Ул безгә алга таба үсәргә этәргеч булып тора.

«Казаннан без бернинди акчалата ярдәм алмыйбыз, әмма чит ил татарларын да игътибардан калдырмаска кирәк»

Канада җитәкчелегеннән Сез җитәкләгән татар үзәгенә нинди дә булса ярдәм бармы?

Бик кызык сорау, чөнки, әйтеп үткәнемчә, «Мирас» үзәге — сату оешмасы түгел, бернинди дә акчалата ярдәм күрсәтелми. Үзебезнең көч белән фестивальләрдә катнашып, табын әзерлисең, пешерәсең, сатасың, бөтен чыгымнарны күтәрәбез. Казаннан да без бернинди акчалата ярдәм алмыйбыз.

 Роберт Миңнуллинның бер әңгәмәсендә «…татар язмышын чит ил татарлары хәл итми. Татарның язмышын Татарстанда һәм Башкортстанда, һәм күрше тирәдәге Чувашия, Самара, Удмуртия һ.б. берничә өлкәдә хәл итәләр. Үзебездә хәл ителсә, татар яшәячәк. Ә читтәгеләргә бернинди ышаныч та юк. Алар ностальгия белән генә татарлыкларын саклап калалар», дип әйткән сүзләре бар.

Россиядә һәм Татарстанда яшәгән татарларга ярдәм итәргә кирәк, һичшиксез. Әмма чит ил татарларын да игътибардан калдырмаска кирәк. Әйе, без әзерлибез, пешерәбез, сатабыз… Иртән генә әле Халыклар дуслыгы йортында булдым, анда һәр милләтнең үз бүлмәсе бар икән. Мин шаккаттым, шулкадәр ярдәм бирелә: әгәр дә кирәк икән, репетиция ясый, чаралар үткәрә аласың. Канадада андый оешма юк.

Монреальдә китапханәләр бушлай. Әмма анда бит син укыта гына аласың, башка эш белән шөгыльләнеп булмый. Мәдәният үзәге шикелле биналар бар, әмма һәр сәгаткә аренда өчен түләү алына.

Ә акчаны кайдан аласы? Тагын әзерлисең, пешерәсең, сатасың. Соңгы унике айда гына без дүрт ярминкәдә катнаштык һәм шунда татар халык ризыкларын үзебез пешереп саттык. Аннан гына акча эшләп булмый. Аз-азлап җыела. Пешерергә дә күп вакыт китә, без өйдә тормыйбыз, эшебез дә бар бит. Ул безгә өстәмә эш. Ул инде үзебез сайлаган тормыш. Шуңа күрә сайлау бар: бер җирдә дә катнашмау яисә тырыша-тырмаша акча җыеп, татарлар белән очрашу үткәрү, фестивальләрдә катнашу. Азрак кына булса да ярдәм булса, тынычрак булыр иде дип уйлыйм.

Роберт абыйның фикере белән бер яктан килешәм. Икенче яктан, без бит Татарстанны, татарлыкны танытырга ярдәм итәбез. Ярдәм, әлбәттә, кирәк. Бу — фәлсәфи проблема: татар кем — Татарстанда яшәүче яки татар гаиләсендә туып-үскән, ерак яшәсә дә, Татарстан белән элемтәсен югалтмаган кешеме? Кешеләр ерак илләргә төрле сәбәпләр аркасында китә, күпләр еракка барып, үзләрен яңа урында сынап карарга тели.

Казаннан ун мең чакрым ераклыкта дөньяның барлык илләреннән килгән кешеләрне очратып, бер-берсе белән гореф-гадәтләр һәм мәдәният белән бүлешеп булуы бик яхшы дип саныйм. Без, чит ил татарлары гына түгел, мәдәни планда баерак булабыз, без Татарстанда ватандашлар белән яңа фикерләр һәм проектлар белән уртаклашабыз. Ә Татарстанның идеяләр, бизнес, мәдәният таратучылары барлыкка килә. Бу үзара бер-беребезне баету процессы, татар этносы турында сүз барганда, безне исәптән чыгарырга кирәкми.

Акча белән булмаса сувенирлар белән ярдәм булсын. Безнең хәзер күргәзмә үтте, мин сувенирларны үз акчама сатып алам. Без аларны сатмыйбыз, ә күргәзмәгә куябыз. Казан мэриясе безгә брошюралар белән ярдәм итә. Узган елда Мәдәният министырлыгы аз булса да сувенирлар белән, үзләрендә кулланылмый башлаган костюмнар белән ярдәм итте. Моннан тыш, мәсәлән, күп кенә башка Россия диаспоралары очраша, репетиция ясый, реквизитлар калдыра һәм бәйрәмнәр үткәрә алган бинаны ничектер Россотрудничество белән арендага алу зур ярдәм булыр иде. Монда диаспораларның Россия тарафыннан хуплануы һәм инде барысы да бик кыйммәткә төшмәве кирәк. Һәм сувенирлардан тыш, китаплар, дәреслекләр, журналларга язылу, костюмнар, реквизит, аерым музыкаль инструментлар, мастер класслар — бию, вокал, милли ризыклар әзерләү өчен зур ярдәм булыр иде. Шундыйрак формада ярдәм күрсәтелсә дә без шат булыр идек.

Әлбәттә, без бик рәхмәтлебез Татарстан Дәүләтенә, Президентыбызга, Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, менә өч ел рәттән инде Сабантуйга Татарстаннан артистлар җибәрәләр — бу безнең өчен иң зур бүләк.

«Татар теленең хәзерге торышын Квебектагы инглиз теле белән чагыштырыр идем»

Еш кына Квебекны Татарстанга үрнәк буларак китерергә яраталар. Квебек инглиз телле башка провинцияләр арасында бердәнбер француз дәүләте. Татарстанда да, Квебекта бер дәүләт теле. Әйтик, татар теле Татарстанда теләк белән генә укытыла, ягъни ата-ана баласы укыр өчен гариза яза. Ә Квебекта ничек?

— Квебекта, нигездә, француз теле дәүләт теле буларак санала. Рәсми рәвештә француз теле дәүләт теле дип санала, инглиз теле анда кысрыклана. Бу күренеш безгә ошамый. Татар теленең хәзерге торышын бу очракта инглиз теле белән чагыштырыр идем. Сиксәненче-туксанынчы елларда аларда инкыйлаб кебек әйбер була, Квебек мөстәкыйльлек алып, аерылып чыгарга тели һәм барлык инглиз оешмалары Онтарио, Торонто провинцияләренә күченә. Ул вакытта Квебек танылган зур-зур оешмаларны югалта. Торонтодан аермалы буларак, Квебек бик тә тыныч, тормыш кайнамаган район булып кала.

Хәзер инде Квебекта инглиз телле халык саны бик аз. Инглиз теле дә француз дәүләт мәктәпләрендә кыскартылган. Балаларыбыз атнасына бер генә тапкыр инглиз телен өйрәнә, ә калган барлык фәннәр дә француз телендә бара. Кайбер мәктәпләрдә атнасына ике тапкыр керә. Урта мәктәптә балалар инглиз телен атнасына өч-дүрт тапкыр өйрәнә.


Әмма безнең балаларга инглиз хөкүмәт мәктәпләрендә укырга ярамый. Инглиз телле һәм француз телле түләүле мәктәпләр бар. Анда кем тели, шул бара ала. Акчаң булса барасың да, түлисең. Әмма инглиз мәктәпләре бик кыйммәт. Инглиз кешеләренең балалары яисә ата-аналары инглиз телен бетергән балалар гына инглиз телле мәктәпкә укырга керә ала. Дөресрәге, аларның гына хокуклары бар. Анда инде француз теле атнасына бер яисә ике тапкыр гына керә, ә фәннәр инглизчә укытыла. Балалар француз телен белми диярлек, ун-егерме процент кына белә.

Тагын бер төрле мәктәп бар Френч-эмержен: илле процент инглиз телендә, илле процент француз телендә укытыла. Беренче елда җитмеш процент инглиз телендә укый, утыз процент французча. Икенче елда француз теле күбрәк өстәлә. Шул мәктәпне бетергән балалар ике телне дә белеп чыга.

Монреальдә ике француз һәм ике инглиз университеты бар.

 Ата-аналар бала ике телне дә үзләштерсен өчен нишли?

Гадәттә, алар балаларын башлангыч һәм урта белем бирүче француз мәктәпләрендә укыта.Теләгәннәре инглиз теленнән түләүле курсларга балаларын йөртә. Аннан соң инглиз колледжына һәм инглиз яисә француз институтына бирәләр.

«Монреаль белән Казанны игезәк шәһәрләр дип әйтер идем»

 Монреаль белән Казан тормышын чагыштырып карыйк. Нинди аермалыкларны әйтә аласыз?

— Монреаль шәһәре — француз провинциясе, ягъни бер дәүләт теле кулланыла. Монреальне Казан белән чагыштырып була. Аларны мин игезәк шәһәрләр дип әйтер идем. Монреальдә дә Казандагы кебек очкыч, вертолет төзү заводы бар, сәнәгать ягыннан охшашлыклар күп. Киткәнемә инде унсигез ел, Казанда шактый нәрсә үзгәргәндер, Монреаль тормышын күбрәк тасвирлый алам. Анда район саен китапханәләр урнашкан, барысы да түләүсез, хәтта үзең белән алып кайту мөмкинлеге дә бирелә, хезмәтләрнең иге-чиге юк!

Балалар өчен китапханәдә махсус урыннар бар, рәхәтләнеп түгәрәкләргә йөри. Шулай ук аерым бүлмәләр дә бар, без анда «Татарча диктант» акциясенә әзерләндек һәм 2018 елның октябрьдә Татарча диктант оештырдык.

Институтка керер өчен берничә этап үтү зарур: мәктәпкә балалар биш яшьтә керә, алтынчы сыйныфка кадәр башлангыч белем ала һәм җиденче сыйныфтан алып биш ел дәвамында урта белемле була, колледжда укый, шуннан соң гына институтка керергә документларыңны бирәсең.

Башлангыч белем алганнан соң имтихан тапшыру мәҗбүри. Бер районда барлыгы өч-дүрт башлангыч һәм бер генә дәүләтнеке булган урта белем бирә торган мәктәп булырга мөмкин. Шуңа күрә балалар төрле районнарга бара, почта индексы буенча балалар мәктәпләргә язылырга тиеш. Күченеп килгән балаларны исә тиз генә төп класска кертмиләр, чөнки ияләшү булырга тиеш. Шуңа күрә алар мәктәпләрдә «Класс да кёй» программасы нигезендә бер-ике ел дәвамында акрынлап телне үзләштерә башлый. Соңыннан балаларны регуляр классларга күчерәләр һәм алар, француз балалары кебек, француз телен белеп укый.

Иммигрантлар өчен француз теле курслары бар. Бигрәк тә бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен еш оештырыла. Биш ел торучы иммигрантларга курслар түләүсез. Сөйләм һәм язу буенча берничә дәрәҗәгә бүлеп укытыла. Моннан тыш, телне өйрәнүне дәвам итәсең килсә, түләп укырга була. Яңа күченеп килгән иммигрантларга инглиз теленнән дә курслар бар, ләкин алар кыйбат түгел, якынча 60-100 доллар. Алга киткән дәрәҗәгә күчәсең килсә — күбрәк түлисең.

Университетта программа өчен түлисең, ләкин иммигрантлар һәм Канада гражданнары өчен чыгымнар азрак. Әгәр дә чит ил студенты булып киләсең икән, уку өчен күбрәк түләргә кирәк була. Чит ил студентлары өчен хәзер иммиграция буенча кагыйдәләр дә үзгәрде: иң элек Канада Университетының уку программасын укып бетереп, белем алып, соңыннан гына резидентка гаризаларны бирергә була хәзер.

«Канадада мөстәкыйль эшләү киң таралыш алган»

Чит илдән кешеләр өчен Канада иле нинди дә булса ташламалар ясыймы? Әйтик, күченгәч тә, тормышны җайга салу, торыр урын кирәк. Бу яклары нихәлдә?

 Һава аланына төшкәч тә, иммиграция бүлегенә барып, үзеңнең килүең турында әйтергә кирәк. Алга таба документлар эше. Әйтик, медицина өчен түләмисең (кайбер хезмәтләре генә түләүле). Медицина карточкасы ясарга кирәк була (Россиядәге медицина полисы шикелле). Аннан соң махсус семинарлар уздырыла, аларга анда иммиграция хезмәтләре, провинцияләр, уку, эш турында сөйлиләр. Тел өйрәнер өчен әңгәмә үткәрәләр. Кем тели, үзенә эш эзли, телне белгәннәргә кагыла инде бу. Өстәмә эш үзләштерүчеләр дә бар, колледж яисә институтка барырга мөмкин. Шәхсән үзем Монреальдәге Экономика Университетында ике программаны бетердем: маркетинг һәм оешма белән идарә итү, шуңа күрә миңа телләр өйрәнү кирәкмәде. Килгәндә үк француз һәм инглиз телләрен белә идем.

Мәктәптә дә, университетта да укытучылар күп мәгълүмат бирде. Ә Монреальдә мөстәкыйль эшләү киң таралыш алган. Курсның бер көнен өч сәгать мәҗбүри төстә мөстәкыйль әзерләнүгә багышларга тиешсең. Университетта укыганда атнасына 60 бит һәм тагын башка чыганаклардан сиңа кирәкле мәгълүмат табып, әзерләнеп килергә кирәк иде дәресләргә. Мәктәптә дә, югары уку йортында да укытучылар презентация куллана. Һәр программада контроль эшләр каралган, ярты семестр үткәч, имтихан тапшырасың һәм соңыннан гомуми имтихан бирәсең. Ягъни, һәрвакыт әзерләнеп торырга кирәк дип әйтмәкче булам.

Башлангыч класстагы балалар өчен укытучылар «Билбоард» дигән электрон такта куллана, барлык материалны шул акыллы такта аша җиткерәләр. Дәресләр арасында утыз минутка якын буш вакыт бирелә. Шунда балалар үзләре теләгән китапны алып, утыралар да укыйлар. Китаплар җиңел дәрәҗәдән алып катлаулысына кадәр. Укыганнан соң, алар эчтәлекне сөйләргә тиеш була.

Бәләкәй чактан ук аларны мини-группалар белән эшләргә күнектерәләр. Әгәр дә бу яки теге бала белән син дус түгел икән, синең сайлау мөмкинчелегең юк, барыбер бергәләп проект ясарга кирәк була. Урта мәктәптә исә уртак проектны дәресләрдән соң өйдә дә әзерлиләр.

Билге ягыннан бездә йөз баллык система, алтмыш баллдан түбән билге алсаң, сынауны яисә биремне үтә алмагансың булып санала. Әлеге баллар хәрефләр системасы белән билгеләнелә. 100 балл — А+, 90 — А, 88 — А- һ.б.

Университетта укыганда беренче сессия бик авыр бирелде. Имтиханда укытучы янына барып, билетка эләккән сорауга җавап сөйләү гадәткә кергән. Ә монда исә өч сәгатьлек вакытың бар имтихан вакытында, тест кебек сораулыклар була һәм һәр сорауга берничә вариант тәкъдим ителә, ләкин шул җаваплар бер-берсе белән нык охшаш. Шуңа күрә әйбәтләп әзерләнергә кирәк. Әмма ул башка система, методикалар да аерыла, ләкин бик тиз ияләшәсең.

Балаларның каникуллары аз. Җәен ике ай гына бирелә. Алар 20 июньгә кадәр укый, 26-27 августтан уку башлана. Көзен каникулга өч-дүрт көн, кышын ике атна, язын биш көн бирелә. Ләкин балаларның ай саен методик көннәре бар, анда алар ял итә.

«Мирас» үзәге татарлыкны, татар мәдәниятен Бөтендөнья картасына куйды»

«Мирас» эшчәнлеге белән дә таныштырсагыз иде. Сез аны ничек итеп җитәкли башладыгыз?

— Канадага күченгәч тә, иң элек татарлар җәмгыятен эзләп таптым. Бөтендөнья татарлар конгрессы оешмасы аша Монреальдәге татарлар җәмгыятенең ул вакыттагы Президенты Талиб Кудэкига чыктым. Ул безне бик тә куанып каршы алды. Шулай итеп, танышып киттек.

Ул безгә яшәү мәсьәләсендә дә ярдәм күрсәтте. Үзем дә татарлар җәмгыяте белән кызыксынып киттем, чит илгә киткәч, җанга кирәк икән ул. Яңа урында шәхес буларак күтәрелеп китү — мәдәни һәм милли тормышта кирәк. Талиб абый оештырган барлык чараларда катнашып, Сабантуй, Ураза һәм Корбан гаетләре һ.б. бәйрәмнәрендә ярдәм итәргә тырыштым.

2013 елда Талиб абый миңа Монреальдәге татарлар оешмасының Президенты булырга тәкъдим итте. Баштан риза булмадым, чөнки ике кечкенә кызым бар иде. Икенче тапкыр үтенеп сорагач, ризалыгымны бирдем. Президент булып дүрт ел дәвамында эшләдем. Шул ук вакытта Казанда Монреаль татарларының нинди эшчәнлек алып барулары турында бернинди дә мәгълүмат булмады. Миңа Монреаль татарларының тормыш-көнкүреше, оештырган бәйрәмнәре һ.б. хакында Татарстанга җиткерү вазифасы йөкләнде. Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичәләр, олылар һәм балалар өчен Сабантуй бәйрәмнәре, татар халык ашларын пешерү һәм милли бизәкләр ясау мастер-классларын уздыра башладык.

2017 елның июленнән президентлыктан китеп, кыз-ишләрем белән киңәшләшеп, «Мирас» дип исемләнгән милли-мәдәни үзәген оештырып җибәрдек.

«Мирас»ның максаты — татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен җирле Канада халкына һәм башка диаспораларга таныту, күрсәтү. Әлбәттә, балаларыбыз өчен шул ук мәдәниятне өйрәтәбез, буыннан-буынга тапшырабыз. Шулай ук «Мирас» үзәге Канаданың барлык провинцияләрендә фестивальләрдә катнаша. Мәсәлән, былтыр август аенда без беренче тапкыр Канаданың берничә мең кеше сыйдырылышлы мәйданында татар һәм башкорт җырлары, биюләре белән милли костюмнар киеп, байраклар күтәреп катнаштык. Бу уңайдан Татарстанның Мәдәният министрлыгына һәм шәхсән Ирада Әюповага рәхмәт әйтсем килә, безгә ул костюмнар алуда ярдәм итте. Шулай ук берничә костюм белән Бөтендөнья татарлар конгрессы да ярдәм кулын сузды, ә кайбер костюмнарны исә үзебез түләп тектердек. Милли бизәкле, төрле төстәге киемнәрдән чыгу — үзе бер зур горурлык булды! Барлыгы 35 илдән кеше бар иде.

Чыгышыбызны яратып кабул иттеләр. Оттавадан милләттәшебез Руслан Сөләйманов гаиләсе белән ерак юлны якын итеп килеп кушылды, ул үзе ясаган кураенда уйнады. Аның белән бергә килгән Җәмилә дигән кыз тәлинкәләр тотып «Хан кызы» башкорт халык биюен биеде. Халык ничек итеп бу тәлинкәләр аның кулыннан төшми икән дип шаккатты. Бергәләшеп төрле милләт кешеләренә татар һәм башкорт мәдәниятен күрсәттек. Бөтендөнья картасына, Канада кешеләренә татар кем дә, башкорт кем икәнен аңлаттык.

Октябрь аенда Канадада халыкара күргәзмә оештырыла, быел без анда икенче тапкыр катнашабыз. Биредә һәр мәдәният, һәр милләт үзенең чыгышын тәкъдим итә ала. Безнең татар һәм башкорт мәдәниятен җырлар, биюләр аша күрсәтергә исәп бар. Былтыр без Татарстан һәм Башкортстан турында язылган буклетлар тараттык, картадан кайда урнашканнарын күрсәттек. «Нишләп милләтегезне монда танытасыз?» — дигән сораулар яңгырады, барысына да җавап бирергә тырыштык.

Ел дәвамында без төрле базар-ярминкәләрдә катнашабыз. Татар халык ашларын пешереп, килеп сату итәргә була. Без сәүдә оешмасы түгел, финанслау юк. Шуңа күрә дә үз көчебез белән бәлешләр, өчпочмаклар, кыстыбыйлар пешереп, аларны базар-ярминкәләргә алып барабыз һәм шул саткан акча безнең керемебез була. Бер яктан, Сабантуйларга киткән чыгымнарыңны каплыйсың, икенче яктан, түбәтәй, калфак, милли костюмнарга киткән акчаны каплап була. Ә менә ашларны төрле фестивальләрдә тәкъдим итү — төп максатыбыз.

Татар халык ашларын кайда сатып алып була, Монреальдә татар рестораны бармы дип кешеләр сорый. «Рестораныбыз юк, ләкин без сезгә пешереп бирә алабыз», — дибез. Шул исәп белән «Нотр дам де грас» муниципалитетының «Multi cultural» фестивалендә былтыр җырлар-биюләр белән катнаштык.

Май аенда без Оттавага барып, төрек диаспорасының «Яз» фестивалендә катнаштык. Шул чарада Оттаваның мэры белән таныштык, үзебез пешергән чәкчәкне тапшырдык. Ул шундый куанды. Концерт программабызны да алып бардык. «Мирас» өчен ул беренче гастроль булды.

«Сез шундый талантлы, мираслы кешеләр икән, тагын безгә килегез» дип, без биегән татар-башкорт биюләренә, җырлаган җырларыбызга шаккаттылар. Шулай ук Монреаль мэры, Транспорт министры белән дә таныштык. Балаларыбыз безнең белән бергә йөреп, төрле илләрдәге дипломатлар белән таныша, Бөек Ватан сугышына багышланган чарада ветераннар белән дә аралашу булып узды. Шундый дәрәҗәдәге шәхесләр белән төрле чараларда катнашырга балаларыбыз курыкмый. Тәкъдим, сорауларын биреп, үзләренең дә дөньяны күзаллаулары үсә.

«Мирас» үзәге татарлыкны, татар мәдәниятен Бөтендөнья картасына куйды. Канада кешеләре дә безне күрә, санлый, чөнки татар халкы чыннан да бөтен дөньяга таралган бит, кечкенә генә бер урында тупланмаган. Балаларыбыз татар телен, мәдәниятен өйрәнә, алар өчен ул зур бәйрәм кебек, иң мөһиме балаларыбызның Сабантуй бәйрәме бар.


Былтыр, әйтик, беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясендә катнаштык, быел да аны үткәрдек. Шушы акциядән соң без һәр ай саен җыелырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек һәм сүзебездә тордык та. Узган елның Октябрь аенда беренче тапкыр башкортча да диктант язабыз дип сөйләштек! Бу уңайдан, Башкортстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек: әйдәгез бергәләп башкортча диктант оештырыйк! Күбрәк кеше ишетсен дә, күбрәк кеше катнашсын иде дим. Шулай итеп май аенда беренче тапкыр башкортча диктант яздык.

Быел узган Сабантуй турында да әйтеп үтәсем килә. Өченче ел инде Татарстан Республикасыннан безгә Татарстаннын атказанган артистларын җибәрәләр. Былтыр Айрат Имашев белән Лилия Хәйруллина, 2017 елда Айгөл Бариева килгән иде. «Иң шәп Сабантуй быел узды», — дип куанып сөйләде бәйрәмдә катнашкан Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева.

Сабантуйны татарлар өчен генә түгел, төрле милләтләр һәм Канадада яшәүче җирле кешеләр өчен уздырабыз. Икенче ел рәттән Сабантуйда катнашырга дип Россия консуллыгы кешеләре дә килә. Быел Россия илчелеге вәкиле дә килде. Генерал консул чыгышын татарча тәмамлады, шул момент истә калган. Ул безгә, татарларга, йөрәккә май кебек булды, күңелләр күтәрелеп китте. Аның тормыш иптәше Мәскәүдән татар кызы булып чыкты. «Татарларның милли бәйрәменә барам бит, ничек инде чыгышымны татарча әйтмим», — дигән ул. Әлбәттә, аңа бу эштә тормыш иптәше ярдәм иткән.

Ни өчен быелгы Сабантуйны иң яхшысы дип бәяләделәр?

— Сабантуйда катнашкан Айгөл Бариеваның профессиональлеге, осталыгы һәм вокал белеме бәяләп бетергесез иде. Ул тамашачы белән иртән кичкә кадәр җанлы рәвештә эшләде. Ул әле татарның чын халык артисты булачак. Айгөл кешене җәлеп итә белә. Татарча, русча аңламаган кешеләр дә килде, алар да татар җырларын тыңлады, мәйданда кушылып биеде.

Тарихта мин моны беренче тапкыр булды дип атар идем, Айгөл Бариева Россия консуллыгында татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Бергәләшеп әзерләдек, пичтә пешердек. Ясаган арада Айгөл кечкенә концерт та куйды: бер унлап җыр җырлады. Бергәләшеп биеп, күңел ачып вакыт тиз узды. Зур бәлеш һәм дучмак белән бергәләшеп чәй эчтек. Кешеләр аны яратты.

Күрәсез, елыбыз чараларга бик бай. Хәзер инде Канада кешеләре белә: нәрсә ул — Казан, нәрсә ул — Татарстан һәм кем ул — татарлар. Бөтендөнья картасында безнең өчен урын бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100