Уральск татарлары телне өйрәнү бурычын куйганнар

Татар халкы бөтен дөньяга таралып гомер итә. Гасырлар буе алар үзләренең гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын сакларга омтылып яши. Ә Казахстанның көнбатышында урнашкан Уральск шәһәрендә яшәүче татарлар телне дә өйрәнергә тырышалар икән.
Уральскиның «Татар милли үзәге» җитәкчесе Флүрә Ирек кызы Миликеева Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевтан татар теле белгечлегенә укыган студентларны Уральск шәһәренә җибәрүне сорап хат юллаган булган. Васил Шәйхразиев бу фикерне хуплап чыккан. Шул сәбәпле, мин үземнең группадашым Лилия Нуретдинова белән тарихи шәһәргә татар теле өйрәтергә дип юл тоттык. Сәфәрдә күргәннәрем хакында.«Уральскига бару авырлык тудырмый»Казанга бару элегрәк кыенлык тудыра иде. Хәзер Аллага шөкер, Казанның Көньяк автовокзалыннан туп-туры Уральскига һәр якшәмбе автобус йөреп тора, ә Уральскидан һәр җомга китә, — дип сөенече белән уртаклашты «Татар милли үзәге» җитәкчесе Рената Ишмакова.Безгә укытучыларыбыз читтә илләрдә телгә, милләткә хөрмәт белән карыйлар дип сөйли торган иделәр. Моны үз күзең белән күргәч кенә инанасың икән. Без, тормышның нәрсә икәненә төшенә башлаган кызлар, мондагы хәлгә шаккаттык. Нәрсәгә дисезме? Монда халык тату бер гаилә кебек бер-берсенә ярдәм итешеп, милләт өчен янып яшиләр.Уральск татарлары егерме көн дәвамында эштән соң килеп татар теле өйрәнделәр. Дәресләрдә әле укый, яза белмәгән биш яшьлек балалардан алып, алтмыш яшькә кадәр абый-апалар да бар иде.«Татар телендә чиста сөйләшүчеләрне ишетү май булып ята безгә, аннан соң бөек Тукаебыз үзенең күпчелек гомерен әлеге шәһәрдә үткәргән, без телне онытырга тиеш түгелбез», — ди Рената Ишмакова.«Татар илендә яшәп татар телендә сөйләшә алуыбызга сөенеп туя алмадык»Уральскида без ун көн булдык. Ләкин шушы ун көн эчендә төрле гаиләләр белән таныштык, тарихка бай Җаек (Уральск) шәһәре турында күп мәгълүматлар ала алдык. Тукаебыз йөргән сукмаклардан йөреп, аның Уральскидагы тормышы белән танышып, дөньяга карашыбызны гомумән үзгәрттек. Лилия белән татар илендә яшәп, татар телендә сөйләшә алуыбызга сөенеп туя алмадык. Милләтебезгә булган горурлык хисләребезне яңарта алдык. Татар телен онытып баручы яшь буынны шушында алып килеп күрсәтсәң иде дигән уй килде безгә.«Белүебезчә, татар һәм казах теле төрки телләр төркеменә керә. Аларның охшаш яклары бик күп, шуңа да татар телен өйрәнү безгә җиңел бирелә», — дип сөйли башлады татар теле өчен җан атып яшәүче Галимә Шарифулловна.Галимә Шарифулловнаны монда белмәгән татар юктыр. Нәкъ менә аның кул астында үскән абый-апалар хәзер инде балаларын, оныкларын аңа йөртәләр. Ул шулай ук «Татар мәдәни үзәге» ндә экскурсовод булып эшли. Һәр килгән кунакны шәһәр тарихы белән таныштыру белән беррәттән, якшәмбе көнне татар теле дәресләрен дә алып бара ул.Минем әбием, әтиемнең әнисе, бик иртә ирсез кала. Бабам 33 яшендә дүрт баланы ятим калдырып үлеп китә. Бабай белән әби бер-берсен бик нык яратканнар һәм бабай үлер алдыннан: «Син балаларны бүтән бер телгә дә өйрәтмә, татар теленә генә өйрәт», — дип әйтеп калдыра. Без әбигә русча әйтә башлауга ук, ул «ишетмим дә төшенмим дә, татарча гына сөйлә» дип, үпкәләп китә иде. Безгә бу гарьлек иде. Әбинең күңелен табарга тырыша идек.Шулай ук безнең әби тарих белән бик кызыксына иде. Шуның ярдәме белән татарча хәзер дә рәхәтләнеп сөйләшәм, мәктәптә дә дәресләр алып барам. Балаларның телне өйрәнергә янып торулары мине бик нык сөендерә, — дип сөйләде ул.«Ул безнең фәрештәбез»Үзенең тырышлыгы, җитезлеге, изге күңелле, ярдәмчел булуы белән аерылып торган «Татар милли үзәге» җитәкчесе, эшмәкәр Миликеева Флүрә Ирек кызын Уральскида бик нык яраталар, хөрмәт итәләр.Уральск каласында ел да халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе оештырылып тора. Быел ул 16 тапкыр үткән. Бәйрәмнең төп спонсоры да Миликеева Флүрә Ирек кызы икән.«Сабантуй бәйрәмен оештыруга мин электән булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша идем. Ул бәйрәм безнең халык өчен иң кадерле бәйрәмнәрдән санала һәм ел саен түземсезлек белән без аны көтеп алабыз», — диде ул.«Голос» проекты катнашучысы, үзенең җырлавы белән бар кешене таң калдыручы Максим Ержанга юл чыгымы белән ярдәм иткән кеше дә Флүрә Ирек кызы булган. Максимның гаиләсе аңа хәзер дә рәхмәтле булып торалар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмира Амирова Флүрә Ирек кызы турында исә болай диде:— Ул безнең фәрештәбез. Руслар булсынмы, казах яисә татар булсынмы — ул көченнән килгәнчә бөтен кешегә дә ярдәм итәргә тырыша. Аның шикелле җитез, тырыш, акыллы кешеләр бик сирәк. Безне дә зурлап, һәрбер чарага катнашырга өндәүче ул. Әлбәттә бу зур эшне ул үзе генә булдырып чыга алмас иде. Төп ярдәмчеләре — аның туганнары. Үзенең уң кулы булган сеңлесе Әлфия ханым, энеләре белән бергәләп «Прогресс» банкет залында кунакларны татарча милли ризыклар белән сыйлап торалар. Афәрин дип кенә әйтәсе кала аңа, — диде Эльмира Амирова.Нинди әйбәт кеше генә булсам да, үземнең «гаиләмсез» мин мондый үрләргә ирешмәс идем. Без үзебезнең халкыбызны яратабыз, милләтебезне саклап калырга тырышабыз, килгән кунакларны хөрмәтли беләбез. Бар эшкә дә бердәм җыелып тотынсак — барын да эшләп була, минемчә.Гаиләм дигәндә, мин үзем янында тупланган Уральск татарларын әйтәм инде. Бердәмлектә көч диләрме әле. Менә шундый гаилә белән татар милләтен саклап, буыннан буынга тапшыру белән шөгыльләнәбез дә инде без.Бер-беребезнең уңышларына сөенеп, мәҗлесләр, ашлар үткәреп, бәйрәмнәрдә җыелып кара-каршы утырып чәй эчүдән дә тәм табып яшибез, — дип сөйләде Флера Ирек кызы.«Хыялым гаиләм белән Казанда яшәү»«Татар мәдәни үзәге» нә йөрүче балалар да безнең игътибарны җәлеп итте. Алар буш вакытларын шушы үзәктә үткәрәләр икән. Үзәкне оештыручыларның берсе булган Рөстәм Исмаил улы Тугушев (минем бабам була инде ул) мине беренче тапкыр дүрт яшемдә шунда алып килгән. Аннан соң әти-әнием биюгә йөрттеләр», — дип үзе белән таныштырды 11 сыйныф укучысы Суфия Тугушева.— Ә үзәктә без тик ятмыйбыз. Атнага бер татар теле дәресләренә киләбез. «Татар яшьләре» оешмасы исә һәр бәйрәмдә чаралар үткәрә. Иҗади бәйгеләр, бию, җыр буенча төрле ярышларда катнашабыз. Мәсәлән, быел ике тапкыр халыкара бәйгедә катнашып лауреат һәм дипломант дәрәҗәсенә ирештек. Безне оештырып, ерак юлларда йөртүчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә.Ә гаиләмә килгәндә минем әтием татар, ә әнием казах кызы. Бала чагында әтием татар телен бик яхшы белгән, чөнки бабай татарларның тарихы, теле, мәдәнияте белән бик нык кызыксынган, Уральск татарларының бергә, бердәм булуын теләгән. Вакытлар үтү белән әти сөйләшү булмау сәбәпле телне оныткан, ләкин хәзер бергәләшеп телне өйрәнәбез, — дип сөйләде Суфия.Тугушевлар гаиләсеӘ әниең, Гөлшат апа, телгә ничек карый?Әнием дә безгә телне өйрәнергә куша, чөнки казах телен без мәктәптә өйрәнәбез, ә татар теле читтә кала. Әйткәнемчә әнием казах кызы, әтием белән алар медицина университетында танышканнар. Әти ул вакытта стажировка үтеп йөргән була.Әйе,беренче тапкыр күрүгә үк, бу гаиләдә татар халкына хас булган тыйнаклык, тәрбиялелек, сабырлык билгеләре чагылды. Бер-берсенә булган хөрмәт, ярату хисләре йөзләреннән үк күренеп тора иде. Әдгам абый белән Гөлшат апа икесе дә табиблар. Ләкин, шундый җаваплы эштә булып та, алар бабаларының васыятен (телне саклап калу) балаларына җиткерергә тырышалар.«Минем иң зур хыялым — мәктәпне тәмамлагач, Казан Федераль Университетына керү. Беренче тапкыр сигезенче сыйныфта укыганда «Болгар туган тел»гә барган идем. Шуннан бу калага чын-чынлап гашыйк булдым.Тагын бер хыялым — телне өйрәнү. Чиста итеп татар телендә сөйләшәсем килә. Бездә өйрәтсәләр дә, практик яктан сөйләшергә кеше юк, шуңа авыррак.Әлбәттә, хоккей турында да әйтмичә булдыра алмыйм. Мин «Ак барс» җанатары да әле. Аларның һәр уеннарын гаиләбез белән көтеп, җан атып утырабыз. Казанга килгәч, һичшиксез матчлар карарга барам, Ходай кушса. Үзем күченгәч, әти- әниләрем, энеләрем дә бу шәһәргә күченер дип өметләнәм», — дип ачылып сөйләде Суфия.«Гомерлек истәлек»«Татар мәдәни үзәге» җитәкчесе урынбасары Рената Ишмакова алга таба да җәйге, кышкы каникуллар вакытында студентларны татар теле укытырга чакырырга җыенуларын да сөйләде.Казан Федераль Университетының бишенче курс студенты, булачак татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы Әлфис Халиуллин да әлеге шәһәр белән бәйле үзенең хис-кичерешләрен уртаклашты.— Беренче көнне бу шәһәргә килеп төшүгә без бераз аптырашта калдык. Нинди зур авылга эләктек икән дигән уй килде. Көн артыннан көн үткәч, бу шәһәр тарихы белән танышкач, безнең бу шәһәрдән китәсе дә килмәде, — диде ул.Аның фикеренчә, бездә кешеләр үзләре өчен генә яшиләр. Ә Уральск татарлары бер-берсе өчен тау кебек нык тора.— Безне, гади студентларны, алар зур кунак итеп, укытучылар итеп каршы алдылар. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен. Гомумән, Уральскига барып Тукай торган, иҗат иткән җирләрдә йөрү, үзе ни тора, бу миңа гомерлек истәлек булып калды — диде Әлфис.