Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигезе каршы, җидәү яклый: «Президент» атамасы өчен көрәш. Чиратта республикалармы?

Кичә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы төбәк башлыкларын «Президент» дип атауга каршы законны беренче укылышта кабул итте. 317 депутат бу законны яклаган, 66 сы каршы чыккан, 12се тавыш бирүдә катнашмыйча, битараф булуын күрсәткән. «Интертат» «Президент» атамасының ни өчен әһәмиятле булуы турында фикерләрне белеште.

news_top_970_100
Сигезе каршы, җидәү яклый: «Президент» атамасы өчен көрәш. Чиратта республикалармы?
"Татар-информ" архивы

Бәхәсле закон проекты авторларының берсе Павел Крашенинников әйтүенчә, янәсе, яңа закон төбәк хакимият органнары, губернаторлар, җирле парламентлар эшенә һәм аларның Мәскәү белән мөнәсәбәтләренә ачыклык кертү өчен кирәк. «Югары вазифаи зат — төбәк башлыгы. Ул губернатор да, мэр да була ала. Атаманы бертөрле итү максатыннан, Россия Федерациясе субъекты һәм аның артыннан „глава“ сүзе торырга тиеш. Бу атама дәүләт башлыгы вазифасы белән бертөрле була алмый», — дигән Крашенинников.

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин төбәкләрнең вәкаләтләре һәм аларның федераль үзәк белән үзара мөнәсәбәтләре Россия дәүләтчелеген ныгытуга юнәлдерелергә тиеш, ди.

— Бу закон безнең дәүләт корылышына җитди йогынты ясый. Коллегалар, ныклап уйлагыз, без, бу законны кабул итеп, көчле дәүләт төзибезме яки аны зәгыйфьләндерәбезме? Менә кайда төп фикер, — дип мөрәҗәгать иткән.

Димәк, Володин фикеренчә, Татарстан Президенты дип аталу ил суверенитетына комачаулый булып чыга.

Тагын бер әһәмиятле әйбер. Володин Президент атамасына гына түгел, милли республикаларны да юкка чыгару тарафдары дип аңларга кирәк. Володин, дәүләт корылышы башында ук милли республикалар, милләтләрнең үзбилгеләнүе хата булып, илнең (сүз СССР турында бара) җимерелүенә китерде, дип саный.

— Федерация турында сөйләшәбез икән, Советлар Союзы ни өчен таралган дип анализлый башлыйбыз. Милли республикалар, милләтләрнең үзбилгеләнүе - дәүләт төзелгәндә салынган хаталар илнең таралуына китерде. Ил таркалды, кешеләр интекте. Хәзер шуннан нәтиҗә ясарга кирәк инде. Дәүләтне ныгыту өчен барысын да эшләргә. Төбәк хакимият органнары илнең суверенитетына зыян салмый торган мәсьәләләрдә күбрәк ирек һәм мөмкинлекләр алырга тиеш», — ди ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары октябрьдә узган утырышта бу закон проектына каршы тавыш биргән иде. Шулай ук Төмән, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец округлары башлыклары да бу закон проектына каршы тавыш бирде.

Кичә исә, Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатларның күпчелеге «Президент» дип атауны яклап тавыш биргән. 

«Президент» атамасын бетерүгә каршы тавыш биргән депутатлар (алар җиде):

Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Айрат Фәррахов, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Рөстәм Кәлимуллин (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән), Артем Прокофьев (КПРФ).

«Президент» атамасын бетерүгә каршы закон уңаеннан тавыш бирүдән катнашмаган депутатлар (алар дүрт):

Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров, Ирек Богуславский (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән).

«Президент» атамасын бетерүне яклап тавыш биргән депутатлар (аларның берсе — Морозов кына Татарстаннан, калганнары «Бердәм Россия» партиясе таләбе буенча башка төбәкләрдән «китерелгән» кешеләр, алар дүртәү):

Олег Морозов, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән).

Шулай итеп, җиде депутат Президентлык яклы, сигезе каршы булып чыга. Бу очракта тавыш бирмәүчеләрне дә каршылар исәбенә кертеп буладыр, чөнки шул рәвешчә алар президентлыкны якламый дип аңларга кирәк.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, РФ Дәүләт думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе (2016—2020), хәзер комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов ни өчен битарафлык күрсәтүенә аңлатма бирде. 

— Катнашмадым, кирәк дип тапмадым, бу закон проектын карарга дип тавыш бирмәдем. Кемдер каршы тавыш бирде, кемдер яклады, кемдер катнашмады. Минем бу закон проектын яклыйсым килмәде, тавыш бирәсем килмәде, — диде Илдар Гыйльметдинов, үз позициягезне аңлатыгыз дигән сорауга. Сорауны «Сез Президент атамасына каршымыни?» дип тәгаенләдек. Ул барыбер бу сорауга туры җавап бирмәде — яклап тавыш бирмәгәнмен икән, димәк, каршы түгел дигән фикер әйтте.

Илдар Гыйльметдиновның Татарстан Президенты атамасына мөнәсәбәте менә шундый. Ә менә Татьяна Ларионова, үзен никадәр генә үгетләсәләр дә, бу закон проектына каршы тавыш бирүен әйткән. "Мине кич буе "тәрбияләделәр", әмма мин тыныч кына үземнең позициямне белдердем, һәм башкача тавыш бирергә намусым һәм мине сайлаган республика халкы каршындагы җавапчылыгым башкача тавыш бирергә мөмкинлек бирмәвен әйттем", - дигән ул «Татарстан-24» каналына.

«Справедливая Россия — За правду» фракциясе башлыгы Сергей Миронов Татарстан позициясенә колак салырга өндәгән. «Татарстан, республиканы төбәк башлыгын „президент“ дип атаудан мәхрүм итүгә каршы. Мин дә артык чикләү дип саныйм моны. Субъектларның иң югары вазифаи затларын атауда аермалыклар булса да ярый, дип саныйм», — ди Миронов.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сессия утырышында бертавыштан Татарстан Президенты атамасын үзгәртүгә каршы чыкты.Без кайбер шәхесләрнең бу мәсьәләгә фикерен сораштык.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин:

— Безнең республикабыз федерализм принципларын яклый торган субъект буларак соңгы форпост булып тора. Бик кызганыч, бүгенге көндә Россия Конституциясен федераль үзәк үзенчә, субъектлар үзләренчә бәян итә. Ниндидер мәгънәдә бу Конституцияне девальвацияләү дип атарга була.

Закон проектының асылын карасак, республикаларның болай да күп калмаган вәкаләтләрен тагын да түбән дәрәҗәгә төшерү, мөстәкыйльлектән мәхрүм итү. Анда хәтта шундый мәсьәләләр дә бар: кайбер министрлыкларның башлыкларын федераль үзәкнең хуплавыннан башка кую мөмкин булмаячак.

Субъектлардан вәкаләтләрне тартып алу, соңгы символыбызны, кадерле булган исемне юк итү, сызып ташлау, унификацияләү сәясәте алып бару — нәтиҗәдә, бу инде символик түгел, фактик рәвешен дә алачак. Икътисади яктан белмим, ә рухи яктан югалтулар кичерәчәкбез.

Башкортстан Республикасы бу закон проектына фикер алышусыз гына ризалык белдергән. Якутия кайбер маддәләргә карата үз таләпләрен катгый куйган. Чечня, Дагыстан да, үз вәкаләтләренә кагылган өлешләренә позициясен белдергән.

Россия Конституциясендә республикалар дәүләт дип санала, мөгаен, шул да эчләрен пошыра.

Бүген Россиядә президент атамасы бары тик безнең республикада саклана, шуңа күрә бу мәсьәләдә ул безнең республикага гына юнәлтелгән закон проекты. Федераль үзәкнең президент атамасына тискәре мөнәсәбәте миңа аңлашылмый. Бу мәсьәлә бик ерактан килә. Ул инде лингвистик яктан да Дәүләт Думасы тарафыннан 2000 елларда дәлилләнгән иде. Бу беренче закон проекты гына түгел, 2000-2005 елларда Дәүләт Думасы депутатлары ул инициатива белән чыккан иде, ләкин Дәүләт Думасы дәлилләп кире какты. Президент ул — башкарма хакимиятнең иң югары исеменә генә карата әйтелми, ул рус телендә төрле оешмаларның җитәкчеләренә карата кулланыла торган сүз.

Конституциянең дәлилгә китерелгән 3, 5, 11, 77 нче маддәләре бүгенге көндә гамәлдә, ләкин, кызганыч, исәпкә алынмый. Федератив дәүләтебез бөтенләй кискен борылыш ала, димәк, аның төзелеше үзгәрүе ихтимал. Конституциядә язылган бит, ә ул бөтен законнарга караганда да өстен, приоритет норматив-хокукый акт.

Президентлык атамасын яклап, бертавыштан каршы килдек, мин моны горурланып әйтә алам. Президент атамасы гына түгел, республиканың, шул исәптән Дәүләт Советының вәкаләтләрен тартып алу турында сүз бара. Бу закон проекты тормышка ашкан очракта, ул инде республика киләчәгенә, әлбәттә, начар йогынты ясаячак. Моңа җитди карарга кирәк. Без бер дәүләттә яшибез, закон бөтен кеше өчен бер булырга тиеш. Язылган икән, гамәлгә ашырырга тиешбез.

Закон проектының төп максаты нидән гыйбарәт дигән сорау туа. Димәк, бу максатчан сәясәт. Бу закон проекты астында бик куркыныч тенденция. Бу моның белән генә тукталмаска мөмкин. Риторик сорау да бирәсе килә: федераль үзәктән киләчәктә тагын нәрсә көтәргә?

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов:

— Закон проекты чыккач ук, Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать язылды. Беренче чиратта, ул хатта Президент атамасы бөтен татар дөньясы өчен зур символик мәгънәгә ия булуы әйтелә. Икенчедән, федератив дәүләт икәнлегенә басым ясала, мондый дәүләттә төбәкләр, республикалар үз дәүләт органнары төзелешен үзләре билгели, шуңа ишарә ясала. Әлбәттә, Татарстанның уңышларына да игътибар ителә. Президент статусы булуы да шуның бер сәбәбе булуы ассызыклана.

Президент ул атама гына түгел, сәяси институт. Бу безнең төп иң югары сәяси институт буларак, милләтара, диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр башында торучы институт булып тора. Күп милләтле, күп конфессияле Татарстан җәмгыятендә югары орбитр булып санала. Мин аны шулай күз алдына китерәм.

30 ел элек татар халкы, Татарстан халкы Президент атамасын республика җитәкчесе итеп сайлады. Хәзерге вакытта бу тарихи вазгыять, бу теләк өчен шартлар үзгәрмәде дип уйлыйм. Безнең халык Президент атамасына 30 ел элек тә, хәзер дә лаек. Президент безгә чынлап та икътисади уңышлар китерә торган институт булып тора. Чөнки кайда гына бармасын, Президент статусында булган кешегә башка илләрдә мөнәсәбәт икенче төрле. Губернатор бер провинциянең җитәкчесе, башлыгы итеп кенә бәяләнә.

Монда төп нәрсә — милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы. Татарстан Конституциясендә дә, Россия Конституциясендә дә шулай дип язылган: республика ул дәүләт, бу дәүләт милләтләрнең үзбилгеләнү хокукларына нигезләнеп корылган дәүләт булып тора. Президент институты булу да безгә үзбилгеләнү хокукын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Мәскәү шәһәре төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов:

— Әгәр бүгенгесе белән ләззәтләнәсе килсә, безнең киләчәк күпмедер күзалланырга тиеш. Үткәнебезне белмәсәк, киләчәк була да алмый. Үткәнне карыйк: Борис Ельцин илне тулысынча таркаткач, Россия Федерациясендә кайсы төбәк башыннан ахырына кадәр нык торды. Иң көчле төбәк Татарстан булды. Киләчәктә шул хәл булмасын өчен, бөтен кеше истә тотсын. Ни өчен Татарстанда Президент калырга тиеш? Чөнки Татарстан Президенты дигән исем 90 нчы елларда Россиянең бөтенлеген саклап калды. Кешеләр бу хакта онытмасын өчен, моны калдырырга кирәк. Бу беренче аргумент.

Икенче аргумент — без Россиядә икенче милләт. Милләтчеләргә яки башкаларга да төрле сөйләшүләргә сәбәп бирмәс өчен, шул исәптән чит илдә дә, какшамас исем булырга тиеш. Нәкъ менә Татарстанда.

Татарстан башка субъектлардан нәрсәсе белән аерыла? Бездә руслар һәм татарлар — иң якын кешеләр. Сүздә генә түгел, һәркайда. Безнең Татарстандагы руслар иң яхшысы. Яһүдләргә карасыннар, Татарстандагы яһүдләр башка төбәкләрдәгеләрдән аерыла. Мин күп кенә субъектларда булдым. Мин моны күрдем. Безнең Татарстандагы әрмәннәр, грузиннар да бөтенләй башка төрле. Безнең руслар, татарлар, яһүдләр, чувашлар, мари, мордва, әрмәннәр, әзәрбайҗаннар — бөтенләй башка төрле, алар башка субъектларга караганда бөтенләй башкача яши. Алар Дәүләт Советында, Дәүләт Думасында да тәкъдим ителгән.

Ни өчен Татарстанга килергә телиләр? Ни өчен ышаналар? Президент атамасы булганга түгел, ә ышанычлы субъект булганга. Советлар Союзында булган иң яхшысын калдырып, шуны үзгәртеп, яхшыртып, заманча Россия ясадылар. Парламентарийлар нәкъ менә башка милләтләрне онытмаска тиеш. 

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:

— Исеме җисеменә туры килә диләр бит әле, безнең Татарстанның Президенты дигән сүздән үк, яңгырашыннан ук шул исеменә туры килә. Без аерым зур милләт, үзебезнең тарихыбыз бар. Мин Татарстан Президенты дип калдыру яклы. Ул, беренчедән, Россия Президентының да безгә карата хөрмәте… Шушы сүз бер горурлык инде ул, яшьләр өчен бигрәк тә. Депутатлар гына түгел, барыбыз да бу мәсьәләдә катгый торырга тиеш. Бу бит безнең киләчәк, безнең Татарстан. Дөрес, ул сүз күптән бара. Сез дә башка республикалар кебек булыгыз дип әйтергә мөмкиннәр… Шулай да, Рөстәм Нургалиевичны Президент итеп калдырсалар, яхшы, аның яңгырашы ук башка бит. Глава инде ул район главасы, хастаханә җитәкчесе… ә президент сүзе башка.

Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов:

— Президентлык теләсә кайсы төбәктә. Президент атамасының абруе зур. Президент титулының абруе якын һәм ерак чит илләр белән элемтәгә кергәндә, ул бит Россия өчен дә файдалы. Азия, мөселман илләре белән мөнәсәбәтләр корганда, безнең президент РФ исеменнән җиңел элемтәгә керә. Бу бит Татарстан өчен генә түгел, Россия төбәкләре өчен дә файдалы. Без бит Президент, губернатор, башлык исеменнән барыбер бер Россия казаны өчен эшлибез. Бөтен Россия өчен яхшыга гына ул. Президент титулын саклау яхшы күренеш дип саныйм.

Татарстанда керәшеннәр иҗтимагый оешмасы рәисе Людмила Белоусова:

— Президент атамасы гарантия бирә, үзебезнең республикада кабул ителгән законнарның, нигезләмәләрнең үтәлешенә ышаныч бирә. Тел буенча ышаныч бирә. Россия буенча гына яшәргә тиеш булабыз, әле бит үзебез булып яшисе килә. Без бит бөтен ил күләмендә дә алдынгы республика саналабыз. Әгәр президентлыкны югалтсак, республика эчендә кануннар кабул итеп яши, үзебезчә яши алмаячакбыз дигән куркыныч бар.

Пермь татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Хәлил Фәрвәзетдинов:

— Татарстан җитәкчесе Президент дип аталырга тиеш, шәхсән мин үзем шулай уйлыйм. Мин мәҗбүр итмим, ләкин үзебезнең татарлар белән Президент дип сөйләшәчәкмен. Без моңа күнеккән, без аны шулай беләбез. Дәүләттә татарлар — саны буенча без икенче халык. Без шулай булырга тиеш дип саныйбыз.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин:

— Без татарлар белән күп аралашабыз. Татарстанның Президенты бөтен дөньядагы татарның — Финляндиядә торсынмы ул, Америкада торсынмы, аның Президенты дип санала. Безнең Татарстан ул атамага лаеклы. Президент дип калса, бик яхшы булыр.

Кичәге утырыштан соң күңелдә шөбһә: Президент атамасын бетереп кенә калмыйча, республикадан да мәхрүм итүләре ихтимал икән әле. Телсез, Президентсыз, республикасыз калдырып, тагын кайсы кыйммәтләргә кул сузарлар икән?!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100